16+

Роберт Миңнуллин: "Алар гел җиңгән икән..."

Россия сәясәтчесе, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко «Татар-информ» агентлыгына җиткергән фикерендә, "моннан шовинизм исе аңкый" дип белдергән.

Роберт Миңнуллин: "Алар гел җиңгән икән..."

Россия сәясәтчесе, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко «Татар-информ» агентлыгына җиткергән фикерендә, "моннан шовинизм исе аңкый" дип белдергән.

Билгеле булганча, Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов федераль әһәмияттәге бәйрәмнәр исемлегенә 1480 елның 11 ноябрендәге «Угра елгасында Кара-каршы тору тәмамлану» дип аталган тарихи датаны кертергә тәкъдим иткән иде. Дәүләт Думасында әлене тәкъдимне быел сентябрь аендә булырга тиеш иде, әмма аны кичектерделәр.

Губернатор Артамонов шул дәрәҗәдә үз теләгенә ышанган булган бугай ки, кичә ул үз тәкъдимен Россия Президенты да хуплады дигәнрәк фикер җиткергән. Әмма соңгы вакытларда Артамонов идеясенә каршы чыгучылар саны артканнан арта бара. Әйтик, Россия сәясәтчесе, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко «Татар-информ» агентлыгына җиткергән фикерендә, "моннан шовинизм исе аңкый" дип белдергән. Аның сүзләренчә, мондый вакыйгаларны федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү Россиядә яшәүче халыкларның бүленүенә китерәчәк һәм аларның бердәмлеген юкка чыгарачак. «Ул чагында Татарстанда матәм көнен (Казан яулап алынган көн) гамәлгә куйыйк. Республикада матәм көне, бер минут тынлык игълан ителәчәк. Әгәр бездә шундый бәйрәмнәрне билгеләп үтә башлыйлар икән, аңа мин дә кушылачакмын», - дип искәрткән Шевченко.

Бүген Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин үз аккаунтында бу уңайдан шигырь дә урнаштырды. Укып карыйк әле:

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading