16+

Роберт Миңнуллин. Берничә рәсем тарихы

Роберт Миңнуллин инстаграмдагы шактый гына шигырьләрен үзенең портреты фонында куйды. Портретның авторы – танылган рәссам, дизайнер, Роберт абыйның якташы Ратмир Әхияров.

Роберт Миңнуллин. Берничә рәсем тарихы

Роберт Миңнуллин инстаграмдагы шактый гына шигырьләрен үзенең портреты фонында куйды. Портретның авторы – танылган рәссам, дизайнер, Роберт абыйның якташы Ратмир Әхияров.

 - Башта график портрет эшләдем. Чаллыда яшәгән чакта, 1998 елда Роберт абыйның 50 яшьлек юбилеена бүләк итеп ясаган идем, ул портрет Чаллыда нәшер ителгән “Аргамак” журналында аның юбилей уңаеннан бирелгән бер шәлкем шигырьләре белән басылып та чыкты.

Ул гына да түгел, шул ук юбилей уңаеннан Чаллы Язучылар союзы миңа махсус заказ белән Роберт абыйга киндер һәм майлы буяу техникасында ясалган портретын да заказ биреп ясатканнар иде. Хәзер ул портрет Роберт абыйның эш бүлмәсендә эленеп тора...

Инстаграмда “Бик сагынам” шигырен куйгач, шул рәсем хакында үзем дә сорап яздым әле: “Шәп шигырь инде, һәрвакыттагыча, Роберт абый!!! Бер сорау бар иде, рөхсәт булса. Стенада эленеп торучы портрет кайсы рәссам эше ул? Минең эшкә дә охшаган, шул ук вакытта охшамаган да сыман... Гафу итегез, инде байтак еллар узды бит, танымасам – ичмасам, ул вакытта кул астында фотоаппарат та булмаган, төшереп алырга, университетта диплом яклап йөргән чаклар...”

Роберт абый җылы сүзен дә, җавабын да кызганып тормады. “Әлбәттә, син ясаган портрет ул! Аңа да 20 ел була инде! Ул миңа бик кадерле! Чөнки әнкәй мәрхүмә булганчы, ул авылда эленеп торды. Әнкәемнең күз алдында. Әнкәемнең күз карашлары сеңгән аңа! Хәзер минем эш бүлмәмдә. Караган саен әнкәем искә төшә... Рәхмәт сиңа, якташ!”

Роберт абый белән тагын бер кызык әйбер сөйлим әле. Заманында, Уфада “Өмет” гәзитендә эшләгән елларда, мин Башкортстанның Илеш районының юбилеена (алар шул уңайдан конкурс оештырганнар иде, Илеш бабай образын торгызырга дигән, мин ул конкурста катнашып, җиңеп чыккан идем) Илеш бабай портретын ясаган идем. Хәзер ул портрет Яркәйдә район музеенда саклана. Менә шул Илеш бабай турында Роберт абый “Тулпар” журналында язып чыккан иде, һәм үзенең шәҗәрәсен шул Илеш бабайга барып тоташуын әйтеп узган иде. Һәм шунда ук шул портретның фотосын да бирде. Мин шул язманы укыгач бик горурланган идем – менә бит, Роберт абыйның үзен генә түгел, ә ерак-ерак бабасын да ясарга туры килгән икән миңа диеп...

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading