16+

«Роман язарга яраган тел протокол язарга гына ярар»

Бердәнбер җитәкче һәм барысына да юнәлеш биреп торучы көч – Коммунистлар партиясе заманында үземә дә аның актив әгъзасы булырга, районыбызда һәр тармакта алдынгылар сафында барган колхозыбызның 300ләп сыердан торган сөтчелек фермасы мөдире, соңыннан партоеш­ма секретаре да булып эшләргә туры килде.

Бердәнбер җитәкче һәм барысына да юнәлеш биреп торучы көч – Коммунистлар партиясе заманында үземә дә аның актив әгъзасы булырга, районыбызда һәр тармакта алдынгылар сафында барган колхозыбызның 300ләп сыердан торган сөтчелек фермасы мөдире, соңыннан партоеш­ма секретаре да булып эшләргә туры килде.

Районның төрле җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән көн саен диярлек очрашып-аралашып тордык. Шул уңайдан берничә очрак һич тә хәтеремнән чыкмый. Республика матбугатында кызыклы язмалары белән билгеле шәхес – Фарук Гарифулла улы Нәфиев белән бәйле аларның берсе. Ул үткән гасырның 80нче еллары башында район газетасы редакторы буларак та, 90нчы еллар башында Тәтеш райкомының барлык документлары белән эш итүче гомуми бүлеген җитәкләгәндә дә безнең хуҗалыкка еш килә иде. Алдынгы терлекчеләребез һәм кыр эшчәннәребез, мәктәп һәм мәдәни-агарту учакларыбызның эш-гамәлләре турында күп язды.

Бервакыт колхозыбыз үзәге Аллабирде авылында иркен һәм матур итеп эшләнгән мәдәният йорты – клуб бинасы калкып чыкты. Аның икенче башында фонды шактый бай булган китапханә дә урнашты. Гомер-гомердән тирә-якта дан тоткан авылыбыз балта осталары, столярлары клубның эчен-тышын матур, зәвыклы итеп челтәрләп бизәүгә күп көч куйдылар. Аеруча тәрәзә яңакларындагы чәчәкле-чуклы күркәм челтәрләргә карап сокланмаган кеше калмады.

Мәдәният йортын тантаналы ачып җибәрүгә район җитәкчеләре, барлык колхоз-совхозлардан рәисләр, директорлар, авыл советлары рәисләре, парт­оешма секретарьлары, культура-агарту учреждениеләре әһелләре чакырулы иде. Тантана билгеләнгән вакыттан шактый алдан килгән райком вәкиле Фарук Нәфиев яңа мәдәният йортына карап соклануын яшермәде, хәтта клуб тирәсенә җыелган төзүчеләр төркеме янына барып, кулларын кысып, рәхмәт тә әйтте. Аннары үзебезнең хуҗалык җитәкчеләре янына килеп, барыбызны шөбһәгә салып:
– Их егетләр, егетләр, арбагызны кем дегетләр? Шундый шәп бал тәпәненә дегет тутыргансыз бит! – дип куйды.

Шунда колхоз белән ун ел җитәкчелек итүче Бөек Ватан сугышы ветераны, җиде бабасы авылда имам булып торган Хәсән абый Рәхмәтуллин, бик нык гаҗәпләнеп:
– Ел буе тырыштык. Хезмәтебез бушка китмәде: барысы да килешле, матур булып чыкты. Һич аңламыйм, кайсы җире җитешмәгән, китек соң? – дип, райком вәкиленә текәлде.

– Төзүчеләрегез, һичшиксез, гүзәл сәнгать әсәре иҗат иткән. Ә менә сез мәдәният йортының һәм китапханәнең маңгаена русча гына язып куйгансыз. Үзегез чеп-чи татар авылында яшисез, тирә-күршегездәге Байраш, Олы Торма, Зур һәм Кече Әтрәч тә татар салалары лабаса. Сез элмә такталарны кем өчен урнаштырдыгыз соң? Әллә биредә яшәүче халык туган телен онытып бетердеме? Үзебезне үзебез санламасак, ихтирам итмәсәк, безнең белән кем санлашсын?

– Чынлап та, туган телебездә язмыйча, зур хата-ялгыш җибәргәнбез шул. Без моны иртәгә үк төзәтәбез, татарча язып эләбез, – дип, әңгәмәгә нокта куйды Хәсән абый Рәхмәтуллин.
Без аны шулай эшләдек тә. Аннары күпмедер вакытлар үткәч, Россиядә үзгәртеп корулар, ә Татарстаныбызда суверенитет өчен көрәш башлангач, ике дәүләт теле турында закон кабул ителгәч, райком вәкиленең хак­лыгы, алдан күрә белүе тагын бер кат расланды. Яшерен-батырын түгел, элек, СССР чорында, үз халкының хокукларын, мәдәниятен, телен яклап чыгучыларга «милләтче» ярлыгын тагып куярга да күп сорап тормыйлар иде. Мин үзем бу нәрсә белән килешмим. Халкының законлы хокукларын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, бихисап гасырларны эченә алган тарихын, туган телен безнең якларда бик еш булган мәрхүм Туфан Миңнуллин кебек яклый алган шәхесләрне милләтебезнең горурлыгы дияр идем.

Икенче очрак башта Тәтеш райкомында инструктор, соңыннан шәһәр мэры, аннары күп еллар район башлыгы урынбасары булып хезмәт куйган Әсхәт Гасим улы Гасимов белән бәйле. Партоешмада кәгазь эшләре күп. Башта җыелышның көн тәртибе турында уйларга, аннары булачак бюро һәм җыелышның карар проектларын да алдан әзерләп куярга кирәк иде. Безнең кебек конкрет хуҗалык эшләре белән даими шөгыльләнүчеләргә язу-сызу җиңел нәрсә түгел. Әле җитмәсә, татарча барган партбюро утырышы һәм җыелыш протоколларын райкомда русча язып китерүне таләп итәләр иде. Башта татарча язасың, аннары русчага тәрҗемә итеп утырасың. Бервакыт безнең куратор Әсхәт Гасимов миңа: «Кәфил Җиһаншевич, син протоколларны бүтән русча язып җафаланма, татарча гына язып китер. Романнар, пьесалар язарга яраган туган телебез протоколлар язар өчен генә ярый бит инде», – диде.

Иңнәремнән тау төшеп киткәндәй, җиңел сулап куйдым. Урыслар арасында яшәргә туры килмәде. Белер-белмәс башың белән русча протоколлар язып утыру бер дә җиңел түгел иде.
Ике мөхтәрәм хезмәт ветеранының миндә һәм башкаларда туган телебезгә, мәдәниятебезгә игътибар, ихтирам, милли үзаң һәм горурлык хисләре уятулары өчен бүген дә рәхмәт укыйм.

Кәфил Сираҗев, хезмәт ветераны. Тәтеш районы, Аллабирде авылы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading