16+

Россиядә утлы корал алу катлауланачак

1 июльдән «Корал турында» Федераль канунга төзәтмәләр үз көченә керә.

Россиядә утлы корал алу катлауланачак

1 июльдән «Корал турында» Федераль канунга төзәтмәләр үз көченә керә.

Документтагы төп үзгәрешләрне төбәк буенча Росгвардия идарәсендә шәрехләделәр. Аерым алганда, анда корал белән идарә итүгә лицензия алганда чикләүләр исемлеге киңәйтелде, дип билгеләп үттеләр. Әйтик, наркотик кулланган яки исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылган затларга лицензия бирү тыела.

Корал алу яше дә артты.

«21 яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданнары гына утлы корал, аучылык коралын, шома озын көпшәле коралны сатып алу хокукына ия булачак. Аңлы рәвештә кылынган җинаять өчен хөкем ителгән яки хөкем карары бетерелгән, авыр яки аеруча авыр җинаять өчен хөкем ителгән, утлы корал, шартлаткычларның законсыз әйләнешенә бәйле, шулай ук террористик характердагы җинаять өчен хөкем ителгән яки хөкем карары бетерелгән Россия Федерациясе гражданнарына лицензия бирелми», - дип аңлатты Татарстан буенча Росгвардия идарәсе лицензия рөхсәт бирү эшләре үзәгенең корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Рамил Камалиев.

Моннан тыш, корал хуҗалары өчен өстәмә йөкләмәләр билгеләнгән. Аерым алганда, аларның биш елга бер тапкыр корал белән куркынычсыз идарә итү буенча белемнәре тикшереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading