16+

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны тагын арта башлады

Татарстанда коронавирусның 23 яңа очрагы теркәлгән. Ике авыру Татарстанга читтән кергән. Россия буенча исә авыручылар саны тагын артуга таба китте.

Татарстанда коронавирусның 23 яңа очрагы теркәлгән. Ике авыру Татарстанга читтән кергән. Россия буенча исә авыручылар саны тагын артуга таба китте.

Соңгы тәүлек ил буенча яңа вирусның 5 449 очрагы ачыкланган. Ун көн дәвамында инде бер тәүлектә яңа авыручылар саны биш меңнән артып китә. "Лидер"лар - Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Ростов һәм Түбән Новгород өлкәләре.

Татарстанда да авыручылар саны акрынлап кына җиде меңгә якынлашып килә. Узган тәүлектә 23 яңа очрак теркәлгән.

География:
1.    Казан – 16
2.    Чаллы – 1
3.    Әлмәт – 2
4.    Баулы – 1
5.    Буа – 1
6.    Лениногорск  – 1
7.    Саба – 1

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading