16+

Роза куакларын кышка әзерләү серләре

Аларның өстен капларга ашыкмагыз. Беренче кырау төшүгә үк җылытырга кирәкми. Алар җиңелчә суыкка түзем. Температура минуска төшкәч кенә капларга була.

Аларның өстен капларга ашыкмагыз. Беренче кырау төшүгә үк җылытырга кирәкми. Алар җиңелчә суыкка түзем. Температура минуска төшкәч кенә капларга була.

Роза куагын табигый материалдан эшләнгән җеп белән бәйләргә кирәкми. Ул дымны тиз ала һәм чери. Иң яхшысы: полипропилен шпагат куллану.
Куакта яфракларны калдыра күрмәгез. Аларда, гадәттә, инфекция процесслары активлаша.

Куак төбенә агач чүбен салмагыз – ул чери, ә ком белән торф озак ятып тыгызлана, дым тарта. Шуңа да компост, ком, торфтан торган катнашма салыгыз.

Куак төбенә коелган яфракны да түшәргә кирәкми. Алар инфекция чыганагы булып тора. Аның урынына коры имән яфрагын кулланыгыз. Өстен пленка белән каплагыз.

Үрелмә роза ботакларын коры җиргә куймагыз. Астына пленка да куймагыз. Яз көне анда су җыелачак. Иң яхшысы – калын пенопласт яки пластик шешәләрдән эшләнгән «басма» куеп калдырыгыз. Коры да була, ­тычканнарның да теше үтмәячәк.

Рубероид яки полиэтилен белән капламагыз. Калын кар астында алар сыгылып, куакка зыян китерергә мөмкин. Алар астында җил дә йөрми. Бу очракта нечкә дуга белән лутрасил дигән тыгыз материал кулланырга була. Аны кибеттә саталар. Розаларны металл чиләк яки бак белән дә капларга ярамый. Алар үзенә суыкны тарта.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading