16+

Роза Шәяхмәтова: «Татар теле укытучыларның күбесе рус телен укытуны сайлады»

Мәктәпләрдә татар телен укыту белән бәйле хәлләрдән соң, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының дәресләре кыскарды. Декабрьдә алар өчен башка фәннәр буенча яңадан әзерлек курслары эшли башлады. Бу хакта тулырак без Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова белән сөйләштек.

Роза Шәяхмәтова: «Татар теле укытучыларның күбесе рус телен укытуны сайлады»

Мәктәпләрдә татар телен укыту белән бәйле хәлләрдән соң, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының дәресләре кыскарды. Декабрьдә алар өчен башка фәннәр буенча яңадан әзерлек курслары эшли башлады. Бу хакта тулырак без Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова белән сөйләштек.

– Роза Искәндәровна, башка фәннәр буенча яңадан әзерлек курсларында ничә татар теле һәм әдәбияты укытучысы белем ала?
– 1 сентябрь мәгълүматлары буенча, республикада 4543 татар теле һәм әдәбияты укытучысы исәпләнә. Мәгълүм булганча, икенче чиректән безнең укыту планнары үзгәрде. Шуңа бәйле рәвештә укытучыларның атналык укыту йөкләмәләре дә үзгәреш кичерде. Билгеле булганча, әлеге үзгәрешләр татар телен укытуны кимүгә китерде. Шуңа күрә укытучылар өчен яңадан әзерлек курслары башланды. Хәзерге вакытта монда 1228 татар теле һәм әдәбияты укытучысы укый. Әлеге курслар Казан федераль университетында, Чаллы педагогия университетында һәм Мәгарифне үстерү институтында оештырылды. Шул ук вакытта, бу укытучылар эшсез калган дигән сүз түгел. Бу – әлеге мөгаллимнәрнең дәресләре кимеде дигән сүз. Закон буенча, бер укытучының атналык йөкләмәсе 18 сәгатьтән ким булырга тиеш түгел. Әлеге укытучыларның исә татар теле һәм әдәбияты дәресләре 18 сәгатькә җитмәде. Йөкләмәләрен тиешле күләмгә җиткерер өчен, мәктәп җитәкчелеге тарафыннан аларга башка фәннәр бирелде. Тик әлеге фәннәрне укытыр өчен, укытучыларның дипломнары юк. Шуңа күрә алар өчен яңадан әзерлек курслары ачылды. Бу сөйләшүләр октябрь ахырларында башланган иде. Һәм декабрьдә аларның беренче танышу сессиясе булды. Курсларга язылу исә 15 гыйнварга кадәр дәвам итте.

– Әлеге курслар кайчанга кадәр дәвам итәчәк?
– Курсларда укытучылар, ай саен ун көн белем алачак. Гомуми сәгатьләр саны – 350. Укытучылар дәресләрдән тыш та укырга тиеш була. Ә курслар июнь-июль айларында бетәчәк, чөнки 1 сентябрьгә укытучыларны әзерләп бетерергә кирәк.
Татар теле укытучысына белем алган вакытта философия, психология, педагогиканы укыганлыктан, аларны төшереп калдырып, төп игътибар төгәл фәнне генә укытуга юнәлдерелә.

– Укытучылар кайсы фәннәрне сайладылар?
– Укытучыларның күбесе рус телен укытуны сайлады. Икенче урында – башлангыч сыйныфларны укытырга теләк белдерүчеләр. Шулай ук тарих, дефектология, география, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укытуны сайлаучылар да бар. Музыка, физкультура, сынлы сәнгать тә бар, тик болар бик аз. Моннан тыш, 147 татар теле һәм әдәбияты укытучысы белемнәрен күтәрергә барачак. Анысы март аеннан башлана. Боларының дипломнары бар инде. Кайчандыр алар югары уку йортларын рус теле һәм татар теле укытучысы яки башлангыч сыйныф укытучысы буларак тәмамлаган булган. Алар да киләчәктә татар теленә өстәмә рәвештә башка фәннәрне дә укытачак.

– Озак еллар татар телен укыткан укытучыга башка фәннән белем бирүгә күчү җиңел эш түгел. Мондый карар кабул иткәндә, укытучының теләге искә алынамы?
– Мәктәп – мөстәкыйль оешма. Аның үзенең приказы бар, үзенең комиссияләре эшли. Шуңа күрә укытучыны теге яки бу юнәлешкә укырга җибәрүне мәктәп хәл итә. Анда аттестация комиссиясе бар. Әлеге комиссия, бер карарга килеп, укытучыны йә яңадан әзерлек курсларына, яки белемен күтәрүгә җибәрә. Монда мәктәпкә нинди фән укытучысы кирәклеге, укытучының потенциалы, мөмкинлекләре һәм, әлбәттә инде, теләге исәпкә алына.

– Курсларны тәмамлау гына түгел бит әле, педагогларны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе дә бар. Бу ничек хәл ителә?
– Әзерлек курсларыннан соң укытучыга, беренче чиратта, үз мәктәбендә эш тәкъдим ителә. Әгәр анда эш булмый икән, ул вакытта мәгариф җитәкчеләре үз районнарында укытучыга эш табарга бурычлы була.

– Бүген мәктәпләрдә нинди фән укытучыларына ихтыяҗ зур?
– Мәктәпләргә математика, химия, биология, физика һәм зур санда башлангыч сыйныф укытучылары җитми. Соңгылары Казанда да, авылда да аз. Татар телен укыту белән бәйле вазгыятьтән соң, рус телен укыту арту сәбәпле, әлеге фән укытучылары да кирәк. Татар теле укытучыларының рус телен йә башлангыч сыйныфларны укытырга барулары бәлки дөрестер дә, чөнки бүген бу мөгаллимнәргә ихтыяҗ зур.

– Уку планнары буенча әлегә нинди яңалыклар бар?
– Дәрес бүленеше буенча әлеге уку елы дәвамында эшлисе эшләребез күп. Уку планнары буенча да килештереп бетерәсе мәсьәләләр байтак. Ләкин шулай да без укытучыларның эшләре булсын һәм шул ук вакытта мәктәптә кинәт кенә вакансияләр тулмасын өчен тырышабыз.

– Нинди дәреслекләр буенча укытачаклар?
– Дәреслекләр мәсьәләсендә дә бүген министрлык тарафыннан зур эшләр алып барыла. Әле бу мәсьәләдә дә эшлисе эшләребез бик күп. Монда сүз булган бөтен дәреслекләрне яңадан язу турында бармый, аларны яраклаштырып та була. Шуңа күрә авторлары белән бергә эш алып барабыз. Татар телен сайлаган рус балаларының игътибарын күбрәк сөйләмгә юнәлдерү буенча эшлибез. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә, зур йөкләмә белән эшләгән укытучыларның дәресләре 18 сәгать ставка булып калды. Бу – закон буенча норма, чөнки дәрес саны күп булган саен, укытучы арый, талчыга. Шуңа күрә әлеге үзгәрешләрне күпмедер дәрәҗәдә сыйфатка таба бару дип тә кабул итәргә кирәк. Аннан соң, закон буенча, икенче югары белем түләүле булырга тиеш. Ә монда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, укытучыларны бушлай укыту мөмкинлеге тудырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading