16+

Рәшит Әхмәтовның улы Руслан: "Әтием тарихта зур эз калдырып китте"

Казанда “Звезда Поволжья" газетасының баш мөхәррире, журналист, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Әхмәтовны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасиме “Татмедиа” АҖ бинасы каршында узды.

Рәшит Әхмәтовның улы Руслан: "Әтием тарихта зур эз калдырып китте"

Казанда “Звезда Поволжья" газетасының баш мөхәррире, журналист, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Әхмәтовны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасиме “Татмедиа” АҖ бинасы каршында узды.

Иң беренче булып сүзне “Татарстан Яңа Гасыр” телеканалының генераль директоры Илшат Әминев башлады. “Без Рәшит Әхмәтов белән күптәннән таныш. Аның Дәүләт Советы тупсасында “менә, улым, сиңа гәҗит. Мин синең турында да яздым, укы” дип газета таратканын хәтерлим. Без җыелышып шул газетаны укый идек. “Звезда Поволжья” теге яки бу мәсьәләгә төрле фикерне, төрле карашны үз эченә сыйдырган мәйдан иде. Ул үзенең газетасы янына зыялы элитаны җыя алды. Рәшит Әхмәтов һәрвакыт үз дөреслегенә ышанды. Шул сыйфаты өчен аны хөрмәт иттеләр. Аның кебек үз позициясен яклаучылар бүген күп түгел”, - диде Илшат Әминев.

Мәрхүмнең улы Руслан Әхмәтов Рәшит әфәндене озатырга килгән һәркемгә рәхмәтен җиткерде. “Әтием – бик зирәк кеше иде. Ул һәрвакыт “кешенең җаны мәңгелек” дип әйтте. Миңа бу сүзләр бик булыша, мин әтиемне тоям. Әтием газетаның яшәвен теләде һәм мин аны сезнең ярдәм белән чыгарачакмын. Әтием бөтен максатына иреште, теләгәнен тормышка ашырды. Ул хәтта йорт салып, агач утыртып, ул да үстерде. Үзен башкаларга багышлады, безнең өчен яшәде. Әтием тарихта зур эз калдырып китте. Рәхмәт, әтием. Урының җәннәттә булсын”, - диде Руслан Әхмәтов.

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Рәшит Әхмәтов белән 90нчы еллар башында танышуын сөйләде. “Ул һәрвакыт үз карашларын яклады. Еллар узса да, кешеләр үзгәрсә дә, Рәшит Әхмәтов үзгәрмәде, үз карашларына тугры булып калды”, - диде ул. 

“Казанские ведомости” газетасының баш мөхәррире Венера Якупова да Рәшит Әхмәтов белән үзгәртеп кору чорында танышкан. “Ул үзенең идея-тәкъдимнәре белән “Молодежь Татарстана” газетасында пәйда булды. Шушы активлыгы һәм тырышлыгы аркасында ул “Звезда Поволжья”ның мөхәррире булды. Ул - үзенчәлекле газета, аның контенты уникаль. Биредә көн кадагындагы иң мөһим һәм иң уңайсыз сораулар күтәрелде, хәл ителде. Минемчә, безнең чорны өйрәнәчәк тарихчылар һичшиксез “Звезда Поволжья”ны күрергә, белергә тиеш”, - диде Венера ханым.

Җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев Рәшит әфәнде белән ике-өч атна элек кенә телефоннан аралашкан. “Ул бөтенләй зарланмады. Операция ясатып, аягын кистерүен дә, авыруын да әйтмәде. Гадәттәгечә, елмаеп сөйләште. Без очрашырга тиеш идек. Татар журналистикасы өчен зур югалту”, - ди Римзил абый.

“Рәшит Әхмәтовны татар журналистикасының якты бер йолдызы дип саныйбыз. Без татар матбугатына күзәтү ясаганда, “Звезда Поволжья”га да күзәтү бирәбез. Һәм моны табигый кабул итәләр. Ул татар телендә булмаса да, татар халкы турында борчылып язылган эчтәлекле газета. Хәзерге татар журналистикасының югары үрнәге. Рәшит Әхмәтовның оригиналь фикерләве газетада анык чагыла иде. Бөтендөнья татар конгрессы аны татар матбугаты журналисты дип санавын һәм аның кебек оста журналистларның җитмәвен белдерде”, - диде Римзил Вәлиев.

Рәшит Әхмәтовның әтисе язучы, журналист Вахит Имамов белән якташлар – икесе дә Актаныштан. “Рәшит белән күрешкәндә, бик җылы аралаша идек. Ул Татарстанның мөстәкыйльлеген яклап көрәште, чигенмәде. Башка рус газеталары Татарстанны губерняга әйләндерү өчен көрәшкәндә, ул республиканы яклады. Моның өчен аңа авырлыклар кичерергә дә туры килде. Әмма ул горур, туры сүзле булды, Татарстанны яратты. Безгә дә аның кебек кыю булырга иде, республиканың милләтпәрвәре булып яшәргә иде”, - ди Вахит Имамов.  

Рәшит Әхмәтов 66 яшендә вафат булды. Ул Казанның Яңа татар бистәсе зиратында әти-әнисе янына 16 аллеядә җирләнде.

Хушлашу мәрасименнән тулырак фотолар: http://shahrikazan.ru/photo/kazanda-zvezda-povolzhya-gazetasyny-bash-mkhrrire-zhurnalist-mgat-eshleklese-rshit-khmtovny-sogy-yulga-ozattylar-tulyrak-httpshahrikazanrunewsyazmalarrshit-khmtovny-uly-ruslan-tiem-tarikhta-zur-ez-kaldyryp-kitte

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading