16+

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котлады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәм республиканың авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәрен котлады. Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара «Корстон»да узды.

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котлады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәм республиканың авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәрен котлады. Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара «Корстон»да узды.

Сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов бүген республикада авыл үсешенә аерым игътибар бирелүен искәртте – биредә татарстанлыларның дүрттән бер өлеше яши.

Быел бездә һава шартлары катлаулы булды – температура һәм явым-төшемнәр буенча 2010 елга якын иде, корылык аркасында республикада гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде, дип искәртте Татарстан Президенты. Барлык кыенлыкларга да карамастан, быел авыл хезмәтчәннәре тагын бер кабат үзләренең һөнәри осталыкларын исбатладылар, тармакның өзлексез эшен тәэмин иттеләр. «Дым саклаучы һәм прогрессив технологияләрне системалы рәвештә кертү корылыкны азрак югалтулар белән кичерергә мөмкинлек бирде. 2,4 млн. тонна ашлык җыелган, бу 2010 ел белән чагыштырганда 3,5 тапкырга диярлек күбрәк, 1 млн.тонна шикәр чөгендере, 1 млн. тонна бәрәңге һәм яшелчә, 300 мең тонна май орлыгы», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика уңышына Чистай, Алексеевск, Арча районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләре аеруча зур өлеш кертте. Бу нәтиҗәләргә коллективлар – комбайнчылар, механизаторлар, агрономнар, инженерлар һәм җитәкчеләр тырыш хезмәтләре белән иреште. Яңа технологияләр куллану һәм команда эше авыл хуҗалыгы предприятиеләренә югары уңышка ирешергә мөмкинлек бирде.

Рөстәм Миңнеханов агрохолдингларның зур инвесторларына – Агросила, «Ак Барс» холдинг компаниясе, «Август – агро», «Красный восток – Агро», «Агроинвест», «Хузангай», «Био-агро», «Продпрограмма»гамәлгә ашыру югары нәтиҗәләре өчен аерым рәхмәт белдерде. «Уңышлы урып-җыю кампаниясенең нигезе – комбайнчыларның профессиональлеге һәм тәҗрибәсе. Бүген аларның күбесе бу залда, шул исәптән Александр Субботкин, Әгъзам Хисмәтов, Таһир Габетдинов. Бик зур рәхмәт сезгә!» – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерү буенча Татарстан лидерлыгын саклап калган терлекчеләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Агымдагы елда республикада 1 млн 950 мең тонна сөт, 431 мең тонна ит, 1,2 млрд йомырка җитештерү планлаштырыла.

Алдынгы районнар арасында Рөстәм Миңнеханов атаганча, Кукмара районы – сөт җитештерү буенча лидер, Әтнә районы - сыерларның продуктивлылыгы буенча алда бара, Балтач районында – иң күп эре мөгезле терлек, Тукай районы – сәнәгать дуңгызчылыгы һәм кошчылык буенча лидер, Мамадыш районы эре мөгезле терлекләр җитештерү буенча иң зур үсешне тәэмин итте.

«Лаеклы нәтиҗәләр һәм алдынгы алдынгыларның киеренке хезмәте өчен рәхмәт белдерәсем килә. Әтнә районының «Таң» ҖЧҖеннән Илзирә Сафина, Кукмара районының «Восток» ҖЧҖеннән Илсөяр Төхбәтуллина, Минзәлә районының «Заиковский» ҖЧҖеннән Рушания Асманова иң күп сөт савып алды», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ит терлекчелегендә иң яхшылар: Кукмара районының «Восток Агро» ҖЧҖеннән Рәсимә Билалова, Актаныш районының «Әнәк» агрофирмасыннан Рөстәм Солтанов, Мамадыш районының «Продпрограмма» АПК ҖЧҖеннән Лилия Закирова.

«Без һәрвакыт авылда хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерүгә аерым игътибар бирәбез. Татарстанда 468 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы, 300 дән артык кулланучылар кооперативы уңышлы эшли. Биредә авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы җитештерелә. Республикада тулы бер фермер династияләре урнашуы бик мөһим, аларда тәҗрибә һәм белемнәр буыннан буынга тапшырыла», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Нурлат районыннан Әхтәм Исмәгыйль улы Сөләймановны; Яңа Чишмә районыннан Александр Анатольевич Савельевны; Лениногорск районыннан Фәнзәт Зиннәтулла улы Хәбибуллинны билгеләп үтте».

«Безнең бурыч – авыл кешеләренең тормышы иң заманча стандартларга җавап бирүгә ирешү. Республикада территорияләрне комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән программалар гамәлгә ашырыла. Агымдагы елда мондый программалар 44әү. Халык өчен мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар, клублар һәм спорт мәйданчыклары ачыла. Шәһәр халкы исеменнән авыл халкына атна саен авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре уздырганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм. Туган җиргә мәхәббәтегез, тырыш хезмәтегез һәм Татарстан үсешенә керткән өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Кадерле дуслар! Барыгызны да тагын бер кат чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә игелекле, тырыш хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Хәзер дәүләт бүләкләрен тапшыру кичәбез", - диде ахырда Татарстан Президенты.

Чара кысаларында аеруча тырыш хезмәт куючылар  Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре алды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading