16+

Рөстәм Миңнеханов: "Барлык гаиләләр дә бәхетле булсын!"

Бүген, Халыкара гаилә көнендә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Гаилә тарихында гасырлар авазы» фестивалендә булды. Ул бу хакта үзенең Телеграм-каналында язды. Рөстәм Миңнеханов «республиканың төрле районнарыннан килгән искиткеч дус, нык һәм зур гаиләләр» белән танышуын язган.

«Бер-береңне хөрмәтләп, гореф-гадәтләрне буыннан-буынга тапшырып, киңәш-табыш итеп яшәүче гаиләләрнең чыгышларын карадык. Халыкара гаилә көне бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Барлык гаиләләр дә бәхетле булсын! Бәйрәм белән!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Халыкара гаилә көне 1994 елдан башлап ел саен 15 майда уздырыла. Аны Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясе гамәлгә куйган.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading