16+

Рөстәм Миңнеханов битлек режимы контролен көчәйтергә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Хөкүмәт йортында узган җыелышта яңа коронавирус инфекциясе таралмасын өчен Роспотребнадзорның барлык таләпләре дә катгый үтәлүне контрольдә тотарга йөкләмә бирде.

Сүз битлекләрне кию, аеруча да җәмәгать урыннарында, транспортта һәм сәүдә нокталарында саклану хакында бара.

Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, республикада предприятиеләрдә һәм оешмаларда контроль көчәйтелгән. Ике атна эчендә 1268 объект тикшерелгән, шуларның 800 е соңгы атнада.

Җәмәгать транспортын тикшергәндә, 37 маршрутның 18 дә кондукторларның битлек кимәве ачыкланган. Ә азык-төлек кибетләренә килгәндә, ике атнада ведомство вәкилләре 184 шундый объектта булган. Аларның 15 ендә режим бозу күзәтелгән.

Җәмәгать туклану урыннарының да кайберләрен Марина Патяшина тәнкыйтьләде. Тикшерелгән 168 урында битлек режимы бозылу өстенә, термометрия да уздырылмый икән.

Белгечләрнең 17 белем бирү учреждениесенә дә сораулары бар. Бигрәк тә Әгерҗе, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас районнарындагы объектларга. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди толк битлек киергэ,маршруткалар белком

    Мөһим

    loading