16+

Рөстәм Миңнеханов: "Бөтен республикабыз өчен зур югалту"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе Марат Садыйковның тормыш иптәше Динара Илгизәр кызының кайгысын уртаклашты. Министр 53 яшендә вафат булды.

Рөстәм Миңнеханов: "Бөтен республикабыз өчен зур югалту"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе Марат Садыйковның тормыш иптәше Динара Илгизәр кызының кайгысын уртаклашты. Министр 53 яшендә вафат булды.

«Бу – Сезнең өчен зур югалту, бөтен республикабыз өчен зур югалту. Тәҗрибәле, абруйлы җитәкче һәм җаваплы, әмма игелекле һөнәргә чын күңелдән бирелгән талантлы табиб вафат булды», – диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Марат Садыйков Татарстан сәламәтлек саклау системасын ныгытуга, шәһәрнең 7 нче клиник хастаханәсе базасында Ашыгыч медицина үзәген булдыруга, Татарстан кешеләренең тормышы һәм сәламәтлеге бәйле күп кенә актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш кертте.

«Һөнәри осталык һәм эш белән мавыгу үрнәге, ул һәрвакыт эшенә максималь көч һәм энергия бирде, хезмәттәшләре һәм пациентлары аны лаеклы хөрмәт итә иде. Юмарт җанлы һәм кайнар йөрәкле бу искиткеч кеше, аның туктаусыз иҗади хезмәте нәтиҗәләре турында бездә рәхмәтле якты хатирәләр кала. Сезнең авыр кайгы-хәсрәтегезне ихлас күңелдән уртаклашам, бу кайгылы көннәрдә сезгә көч һәм ныклык телим. Шулай ук балаларыгызга, барлык туганнарыгызга һәм якыннарыгызга кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерүегезне сорыйм», –  дип китерә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading