16+

Рөстәм Миңнеханов: Җиңү көнен һәм Ураза гаетен тиешле дәрәҗәдә уздырырга кирәк!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә Җиңү көне уңаеннан бәйрәм чараларын иң югары дәрәҗәдә оештыру бурычын куйды. Президент Бөек Ватан сугышы ветераннарына, фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә, уртак Җиңүгә өлеш кертүчеләргә аерым игътибар бирергә өндәде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда 24 меңнән артык ветеран яши, шуларның 601е генә – турыдан-туры сугышта катнашучылар.

"Вакыт аяусыз. Елдан-ел безнең янәшәбездә ветераннар азая бара. Аларга лаеклы игътибар күрсәтергә, илебез өчен авыр елларда сугышчан батырлыгы һәм фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерергә кирәк", - дип ассызыклады Президент.

Рөстәм Миңнеханов киләсе атнада, 13 майда, мөселманнар Рамазан ае тәмамлануны – Ураза гаетен билгеләп үтәчәкләр, дип өстәде. «Барлык мәчетләрдә дә бәйрәм чаралары узачак. Барысын да Роспотребнадзорның барлык нормаларын һәм таләпләрен үтәп, тиешле дәрәҗәдә үткәрергә кирәк. Бу – мөселманнар өчен бик җитди бәйрәм», - диде Президент.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Созвездие-Йолдызлык» фестивален оештыручыларга рәхмәт белдерде. Быел фестивальдә бөтен республикадан 65 мең бала катнашты, шуларның 5,5 мең конкурсант финалга җитте. «Без гала-концертта булдык, барысы да бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бу – балаларның иҗади үсеше өчен уникаль мәйданчык. «Созвездие-Йолдызлык» республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән балалар өчен тигез мөмкинлекләр тудыра», - дип билгеләп үтте ул.

Президент төрле мәдәни чаралар үткәргәндә яшьләрнең иҗади коллективларын активрак җәлеп итәргә чакырды.

ТР Президенты Матбугат хезмәт

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading