16+

Рөстәм Миңнеханов җитәкчеләргә инвалидлар декадасын үткәрүгә җаваплы карарга боерды

Барлык хезмәтләрнең көйле эшләве һәм җирле үзидарә органнарының тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә Татарстанда 24 ноябрьдә булган бозлы яңгыр нәтиҗәсендәге авариянең нәтиҗәләрен кыска вакыт эчендә бетереп булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов җитәкчеләргә инвалидлар декадасын үткәрүгә җаваплы карарга боерды

Барлык хезмәтләрнең көйле эшләве һәм җирле үзидарә органнарының тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә Татарстанда 24 ноябрьдә булган бозлы яңгыр нәтиҗәсендәге авариянең нәтиҗәләрен кыска вакыт эчендә бетереп булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

«Бозлы яңгыр нәтиҗәсендә кайбер торак пунктларыбызның электр энергиясе өзелде, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. - Иң катлаулы метеорология шартлары зонасында Чүпрәле һәм Буа районнары аеруча зыян күргән. Аномаль һава шартлары шулай ук Алексеевск, Кама Тамагы, Нурлат, Спас, Тәтеш районнарында электр челтәрләрендә аварияләргә китерде».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, электр энергиясе өзелү 22 социаль әһәмияткә ия объектта, 10 меңнән артык кеше яши торган 86 торак пунктта теркәлгән. Авария нәтиҗәләрен бетерүгә "Челтәр компаниясе"нең 30 бригадасы җәлеп ителгән, шул исәптән 260 кеше һәм 24 берәмлек техника.

«Һава торышының бу гадәттән тыш очраклары шулай ук юлларны, торак пунктлардагы җәмәгать киңлекләрен бозлауга китерде. Бу шәһәр пассажир транспорты эшендә дә чагылыш тапты, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Кыш башлануын һәм һава торышы кабатланырга мөмкинлеген исәпкә алып, республика профильле министрлыклары җитәкчеләренең һәм шәһәр, район башлыкларының игътибарын гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерүгә даими әзерлектә булырга кирәклегенә юнәлдерәм».

Татарстан Президенты шулай ук 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтеләчәген искәртте. Гадәттәгечә, 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр республикада Инвалидлар ункөнлеге узачак.

"Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү чараларын көчәйтү, декада кысаларында чаралар оештыру буенча йөкләмә бирелде", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстанда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тигез шартлар тудыру өчен күп нәрсә эшләнә. "Әмма хокукый, социаль, инфраструктура киртәләрен бетерү өчен безгә тагын да күбрәк эшләргә кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты, ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчелегенә һәм башка министрлыклар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, муниципаль берәмлекләр башлыкларына инвалидлар декадасын үткәрүгә җаваплы карарга һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән эшлекле очрашулар оештырырга, булган проблемаларны карау һәм хәл итү өчен гражданнарны шәхси кабул итәргә кушты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X