16+

Рөстәм Миңнеханов: «Кеше өчен иң кыйммәтлесе – сәламәтлек»

Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан «Пирамида» күңел ачу үзәгендә республика күләмендәге «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2019» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Быел бу бәйге 12нче тапкыр уза. 

Рөстәм Миңнеханов: «Кеше өчен иң кыйммәтлесе – сәламәтлек»

Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан «Пирамида» күңел ачу үзәгендә республика күләмендәге «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2019» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Быел бу бәйге 12нче тапкыр уза. 

«Безнең Рифә»
Гадәттәгечә, быел да бәйрәм истә калырлык узды, шаккатыра торган чыгышлар, көтелгән кунак­лар, күз яшьләрсез тыңлап булмый торган очраклар, сокланырлык табиб­лар – барысы да булды. 

Чыгыш ясаучыларның күбесенең, хәтта Мәскәү кунак­ларының аз булса да татарча сөйләшергә омтылулары сөендерде. Бәйрәмне алып баручылар арасында танылган Ангелина Вовк та бар иде. 

Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков ветеран табибларга рәхмәтен белдереп, барлык медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап сәламләү сүзләрен җиткергәннән соң, бәйгенең беренче җиңүчеләрен атадылар. Җиңүчеләрне сайлауда интернет тавыш бирү нәтиҗәләре дә роль уйнаган. «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2019» бәйгесендә «Елның медицина хезмәткәре» номинациясе җиңүчесе итеп Яңа Чишмә район үзәк хастаханәсе Чуваш Чабаксары фельдшер-акушерлык пункты мөдире Любовь Гуслярова танылды. 

«Минем өчен пациентлар белән һәрчак элемтәдә булу, вакытында беренчел медицина ярдәме күрсәтү мөһим», – ди Любовь ханым үзе. Ул инде 30 елдан артык бу өлкәдә эшли. Чуваш Чабаксары һәм Благодаровка авылы кешеләренә медицина хезмәте күрсәтә. Ул эшләгән вакытта туучылар саны арту, үлем очраклары кимү күзәтелгән. Бала тудырган вакытта вафат булган әниләр, бәбиләр теркәлмәгән. Авыруларны кисәтү буенча да Любовь Гуслярова зур эш алып бара. Пациентларының барысы да прививкаларны вакытында ясата. Диспансеризация дә узалар. Мәктәп укучылары белән ул төрле темаларга кисәтү дәресләре оештыра. 

«Беренчел звеноның иң яхшы табибы» – Актаныш үзәк район хастаханәсеннән гомуми практика табибы Рифә Ибраһимова. Авылдашлары аны «безнең Рифә» дип йөртә. Урамда күрсә дә, кешеләрнең хәлләрен сораша, өйдән өйгә йөреп, пациентларын сәламәт булырга өнди. Авылда кем тәмәке тарта, кем спиртлы эчемлекләрне чамасын белми куллана – барысын да барлап чыккан табиб, хәзер алар белән ныклы эш алып бара. Сәламәт яшәү рәвеше алып баруда үзе дә үрнәк. Көн саен зарядка ясый, салкын су белән коена, чаңгыда шуа, бию белән шөгыльләнә. Актаныш районы телевидение­сендә сәламәтлекне саклау темасына тапшыруларда чыгыш ясый. 

– Әгәр дә авыру алдында документлар тутырып утырасың икән, бу, әлбәттә, берәүгә дә ошамый. Шуңа да барысын берьюлы эшләргә өйрәндем. Пациент белән сөйләшергә, язарга, авыруны дәвалау юлларын да билгеләргә кирәк. Авырулары турында һәрберсенә җентекләп аңлатам. Пациент табибка ышанса гына нәтиҗәгә ирешергә, авыруны җиңәргә була, – ди Рифә ханым. 

Аның максатчанлыгына, һөнәренә тугрылыгына сокланырлык. Медицина институтына укырга керер өчен өч ел тырышкан ул, җитәрлек баллар җыя алмыйча, аңа берничә тапкыр кире борылып кайтырга туры килгән. Барыбер үз дигәненә ирешкән. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын Актаныш хастаханәсендә флюорография кабинетында башлаган хезмәткәр бүген халык өчен алыштыргысыз табиб. «Пациентның ышанычын аклау –минем өчен иң мөһиме, башкаларга файдалы буласым килә», – ди Рифә Ибраһимова. 

Татарстан табиблары Россиядә уникаль очрак башкарган 
Баксаң, шәһәр мэры Илсур Метшин да табиб булырга хыял­ланган икән.
– Бәйрәм башланганчы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән балачакта кем булырга хыяллануыбыз турында сөйләшеп утырдык. Мин бит үзем дә хирург булыр­га хыялландым. Бу бәйрәм минем өчен бик мөһим. Әни үзәк район хастаханәсендә 30 ел шәфкать туташы булып эшләде, – диде чыгышында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге мондый шартлар: медицина белгечләрен торак белән тәэмин итү, беренчел звено объект­ларын төзекләндерү һәм башка программалар башка беркайда да юк, диде мэр.

«Уникаль очрак» номинациясендә тәкъдим ителгән һәр тарих турында ишеткәч, каз тәне чыга, күзгә яшьләр килә. Кешене үлем кочагыннан тартып алган табиблар турында белгәннән соң, медицина хезмәткәрләренә хөрмәт тагын да арта. Иң авыры да шушы номинациядә җиңүчеләрне билгеләүдер, мөгаен. Чөнки монда һәр очрак уникаль. Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсе, Кама балалар медицина үзәге, Республика балалар клиник хастаханәсе табибларыннан торган төркем башкарган могҗиза соклануга лаек. 2017 елның августында Чаллыда Вәлиевләр гаиләсендә фаҗига була. Юл аша чыкканда, ун яшьлек кыз «Кам­АЗ» астына эләгә. Авыр йөк машинасы кызның уң сулын изеп үтә. Табиблар баланың кулын өлешләп җыялар. Бәйрәмдә кыз, үз куллары белән, гомерен саклап калган табибларга чәчәкләр тапшырды. 

Икенче очрак та шаккатыра. Төбәкара клиник-диагнос­тика үзәге белән Республика клиник хастаханәсе табиблары гадәти булмаган операция ясый. 28 яшьлек Лия Ямщикованы бала да таптырганнар, йөрәгенә операция дә ясарга туры килгән. Ун сәгатьлек операциядән соң барысы да җиңел сулап куйган. Ана да, бала да исән-сау. 

Номинациядә җиңүчеләр – Казанның 7нче клиник хастаханәсе табиблары. Алар тәкъдим иткән очрак Россиядә дә уникаль булып санала. Яшел мамба – агулы елан, безнең якларда юк, бары Африка урманнарында гына очрый. Бу елан чакканнан соң ике сәгать эчендә беренче медицина ярдәме күрсәтергә кирәк. Исән калу өчен махсус дару кулланыла. Тик ул Россия­дә юк. Менә шундый катлаулы хәл белән очрашырга туры килә Казанның 7нче клиник хастаханәсе та­библарына. Аларга мамба еланыннан зыян күргән кешене китерәләр. Пациент еланнар коллекциясен җыйган. Берәү аңа сирәк очрый торган әлеге яшел мамбаны бүләк иткән булган. Табиблар Африка еланнарыннан зыян күрүчеләр турында ишетеп, укып кына хәбәрдар булганга, башта нишләргә дә белмиләр. Кая гына мөрәҗәгать итсәләр дә, аларга пациент үләчәк дип җавап бирәләр. 

– Мондый очрак Санкт-Петербургта булган, диделәр. Анда кара мамба чаккан булган. Зыян күрүче ике көннән үлгән. Безнең пациентның яшәү теләге бик көчле иде: мөмкин булганның да, булмаганның да барысын да эшләдек. Өч көн яныннан китмәдек. Шөкер, ул исән калды. Бу да Россиядә уникаль очрак булып санала, – ди 7нче шәһәр хастаханәсендә токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина. 
Әлеге номинациядә җиңүчеләр чит илдә тәҗрибә туплау мөмкинлегенә дә ия булдылар. 

Чын укытучы
 «Сәламәтлек саклау легендасы» номинациясендә Казан дәүләт медицина академиясенең сәламәтлек, икътисад һәм сәламәтлек саклау белән идарә итү кафедрасы профессоры Илдус Низамов билгеләнде. Сәламәтлек сак­лау министры аның турында «чын укытучы» диде. 
– Коллегаларыма безнең хезмәтне бәяләгәннәре өчен рәхмәт. Медицина сыйфатка мохтаҗ. Сыйфат ул – нәтиҗә. Без һәрвакыт нәтиҗә булсын дип эшләргә тырышабыз. Барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсем килә. Алар үзләре дә сәламәт булсыннар иде, – диде Илдус Низамов. 
«Ел табибы» дип Казан дәүләт медицина университетының неврология һәм тернәкләндерү кафедрасы мөдире Әнвәр Богданов билгеләнде. 

Традиция буенча табибларны үзен «Ел пациенты» дип атаган Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та котлады. «Хор Турецкого» коллективы да килгән иде. «Минута славы» тапшыруы аша күп­ләргә таныш бертуган Варданяннарның чыгышы да искиткеч булды. «Ак чәчәкләр» бәйгесенә нигез салган, Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов та табибларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Рөстәм Миңнеханов та тәб­рикләде. «Кеше өчен иң кыйммәтлесе – сәламәтлек», – диде Президент. Республикага илкүләм проектлар кысаларында куелган бурычларны тиешенчә үтәргә кирәклегенә дә басым ясады. Ул Балык Бистәсе районы Зәңгәр Күл авылы фельдшеры Зөлфия Шакировага төп бүләк – «Лада Гранта» машинасы ачкычларын тапшырды.

– Кичектергесез очракларда ашыгыч ярдәм хезмәте килгәнне көтмичә, авыруларны хастаханәгә илтергә туры килә. Үзем машина йөртәм. Барысына да минем хезмәтемне бәяләгәннәре өчен зур рәхмәт, – диде Зөлфия Шакирова. 

фото - tatar-inform.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading