16+

Рөстәм Миңнеханов: «Хастаханә комплекслары стационарларын төзекләндерү буенча биш елга исәпләнгән яңа программаны башлыйбыз»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Юлламасында илкүләм программалар турында да ассызыклап үтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Юлламасында илкүләм программалар турында да ассызыклап үтте.

– Хакимият органнары үз эшчәнлегендә кеше капиталын үстерү, халыкның тормышын яхшырту кебек бурычларга өстенлек бирелә. Биш ел элек бездә 27 программа гамәлдә булса, хәзер алар 40ка җитте. Бу программаларны гамәлгә ашыруга агымдагы елда 40 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде. Яңа йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, сырхауханәләр һәм фельдшерлык-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары төзелә. Парклар, скверлар үзгәреш кичерә.

Авылларда эчә торган чиста су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, авыл клублары төзү, машина-трактор паркларын торгызу эшләре бара.
Татарстан сырхауханәләрен яңартып кору программасы тәмамланганнан соң, хастаханә комплекслары стационарларын төзекләндерү буенча биш елга исәпләнгән яңа программаны гамәлгә ашыра башлыйбыз.

Балалар лагерьларын капиталь төзекләндерү, яңаларын төзү буенча  «Җәй – балаларга» дигән программа эшли башлады. Өч ел эчендә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә 7 млрд сумнан артык суммага 94 объектны яңарту эшләре башкарылырга тиеш, – диде ул.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading