16+

Рөстәм Миңнеханов: "Күпме еллар узса да, лагерьдагы дусларымны һаман хәтерлим"

«3, 2, 1 – поехали!» Юрий Гагаринның шушы танылган сүзләре белән бүген Казанның «Восток» лагерын ачтылар. Бәйрәм тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул лагерь территориясен карап чыкты, ашханә, клуб, медпункт, спорт мәйданчыкларын карады. Ял итәргә килүче малай-кызларны Балаларны яклау көне белән котлады. 

- Мин үзем кечкенә чакта лагерьда ике генә тапкыр булганым бар, - дип балачак хатирәләрен яңартты Президент. – Күпме еллар узса да, андагы дусларымны һаман хәтерлим. Сез дә лагерьда уздырган вакытыгызны күңелле уздырырсыз, дип өметләнеп калам.

«Восток» лагерена 1967 елда – Җирнең ясалма иярчене галәмгә җибәрелүгә 10 ел булу хөрмәтеннән нигез салына. Ярты гасыр эчендә оешмада 30 мең бала ял итә. Элек лагерь 4 корпустан торган, еллар узган саен алар таушала, искерә. Һәм менә 2020 елда – ял итү урынын тулысынча үзгәртеп коралар. Хәзер ялтырап торган 7 өр-яңа йокы корпусы бар. Аларның диварларында танылган космонавтлар сурәтләнгән: Юрий Гагарин, Герман Титов, Валерий Быковский... Ә бина эче – ракеталарны хәтерләтә. Түшәменә карасаң да, идәненә карасаң да – үзеңне галәмдәге кебек хис итәсең. 

Бүгенге көндә лагерьда 200гә якын бала ял итә. Ә җәе буена оешма 800 малай-кызны кабул итә алачак. Моннан тыш, аның язын-көзен эшләү мөмкинлеге дә бар. Бүлмәләрдә җылылык батареяләре урнаштырылган. Димәк, ял итүчеләр саны тагын да зуррак булырга мөмкин. 

Гомумән, Татарстанда быел 183 604 бала –  төрле лагерьләрда ял итәчәк. Бу исемлеккә стационар лагерьләр дә, палаткалы лагерьләр дә, Кара диңгез яр буе, шифаханә-курорт һәм мәктәп яны лагерьлары да керә. Әмма барлык ял итүчеләрнең 60 %ы шулай да җәен табигатьтәге оешмаларда уздырачак.

«Җәй – балаларга» програмасы буенча Татарстанда 94 лагерьны яңартырга җыеналар. Моның өчен республика бюджетыннан 7 млрд сум акча тотылачак. Бүгенгә 23 лагерь төзекләндерелгән инде. Быел планда – тагын тугызын яңарту.

Рания Садыйкова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading