Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Марат Хөснуллинны яңа вазыйфага билгеләнүе турында үз фикерен белдерде.
Россия Президенты Владимир Путин кичә РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасарын һәм урынбасарларын, шулай ук федераль министрларны билгеләү турындагы указларга кул куйды. Төзелеш тармагы өчен җаваплы вице-премьер итеп Татарстаннан Марат Хөснуллин билгеләнде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Марат Хөснуллинны яңа вазыйфага билгеләнүе турында үз фикерен белдерде: “Марат Шакирҗан улы - бик төгәл, кырыс җитәкче. Ул Мәскәүдә хәл иткән бурычлардан чыгып кына да, без төзелеш тармагы, төбәк үсеше өлешендә Хөкүмәт алдына куелган бурычлар гамәлгә ашар дип дип әйтә алабыз”.
Татарстан Президенты эшлекле сәфәр белән Давоста үткәрелгән Бөтендөнья икътисадый форумында катнаша.
Комментарийлар