16+

Рөстәм Миңнеханов: "Җәмәгать транспорты буенча халыктан шикаятьләр күп"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Үз чыгышында Президенты бик күп актуаль проблемаларга игътибарны юнәлтте. Аерым алганда, Миңнеханов Татарстан юлларында кешеләрнең күпләп үлүенә борчылуын белдерде.

Рөстәм Миңнеханов: "Җәмәгать транспорты буенча халыктан шикаятьләр күп"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Үз чыгышында Президенты бик күп актуаль проблемаларга игътибарны юнәлтте. Аерым алганда, Миңнеханов Татарстан юлларында кешеләрнең күпләп үлүенә борчылуын белдерде.

Чара Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узды. Мәдәни үзәк фойесында Рөстәм Миңнехановны "Ворлдскиллс" стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча төбәк конкурсы финалистлары һәм җиңүчеләре булган КДАТУ һәм А.П. Обыденнов исемендәге КАТТ студентлары каршы алды. ТР Президенты аларны Россия студентлары көне белән котлады һәм барлык башлангычларда да уңышлар теләде. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов тематик күргәзмә белән танышты. Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты барында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия транспорт университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Шулай ук Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Автострада» АҖ арасында «Шәле - Баулы» автомобиль юлы төзелеше буенча килешүләр алмашу булды.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген республикада федераль үзәк ярдәме белән эре юл проектлары гамәлгә ашырыла. Алар арасында «Шәле-Баулы» трассасы проекты кысаларында М-12 трассасын, Түбән Кама һәм Чаллыны әйләнеп үтүче М-7 трассасын, «Алексеевск – Әлмәт» автоюлын төзү. Казанда Зур Казан боҗрасы, Горький шоссесы дублеры, Вознесение тракты төзелеше дәвам итәчәк. Инвестицион бюджет кредитын җәлеп итеп, Горький шоссесын реконструкцияләүгә һәм «Салават күпере» микрорайонына юл салуга керешү планлаштырыла. "Бу бик мөһим проектлар. Минем фикеремчә, безгә бу эшләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга кирәк. Безнең ил җитәкчелегенә ярдәм өчен рәхмәт белдерәсем килә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Имин сыйфатлы юллар" илкүләм проекты кысаларында тармак алдында җитди бурычлар тора", - дип ассызыклады ТР Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, күп очракта аварияләр булу очраклары автоюлларны тиешле дәрәҗәдә карап тору сыйфатына бәйле. "Безне бу мәсьәлә бик борчый. Узган ел республикада 3 мең 684 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 312 кеше һәлак булган, 4 мең 542 кеше яраланган. Бу елның башы киеренке булды. Гыйнвар аенда гына безнең юлларда 31 кеше һәлак булды. Системалы карарлар кабул итәргә кирәк – моннан башка безгә шактый кыен булачак. Барлык җәлеп ителгән ведомстволарга, муниципалитетларга бу юнәлештә эшне максималь рәвештә көчәйтергә кирәк", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук иҗтимагый транспорт өлкәсендәге проблемаларга игътибар итте. Бу бигрәк тә Түбән Камада, Яр Чаллыда, Әлмәттә һәм Бөгелмәдә кискен сизелә. "Биредә муниципалитетлар һәм министрлык ягыннан да системалы эш юк. Җитди карарлардан башка җәмәгать транспортындагы вәзгыятьне үзгәртү кыен булачак. Мөгаен, безнең бу бурычлар өчен бюджет инвестиция кредитларын җәлеп итү мөмкинлеге булыр. Әмма әлегә җәмәгать транспорты буенча халыктан шикаятьләр күп", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Елга транспорты өлкәсендәге хәл дә борчу тудыра. "Безнең судноларның торышы мактанырлык түгел, причаллар да яңартуны таләп итә. Безгә бу мәсьәләләргә якыннан карарга кирәк. Безнең эчке су юллары челтәре эффектив булырга тиеш. Әлегә халыктан елга транспортында хезмәт күрсәтү буенча дәгъвалар күп", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов республика Транспорт министрлыгы җитәкчелегенә.

Моннан тыш, Татарстан Президенты тимер юл транспорты өлкәсендәге перспектив проектларны, «Казан» һәм «Бигеш» аэропортлары инфраструктурасын алга таба үстерүне, шулай ук юл-транспорт тармагына цифрлы карарлар кертүне билгеләде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов республиканың юл-транспорт комплексы хезмәткәрләренә Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Утырыш барышында Татарстан Республикасының 2021 елда юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга төп бурычлары турындагы доклад белән ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады.

«РЖД» ААҖ Куйбышев тимер юлының 2021 елгы эш нәтиҗәләре турында юл начальнигы Вячеслав Дмитриев сөйләде. Моннан тыш, Идел-Кама төбәгендә Круглое Поле станциясе бинасында хезмәт күрсәтү үзәге ачылуга багышланган Куйбышев тимер юлы белән телекүпер оештырылды.

«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов үз нотыгында транспорт комплексын цифрлаштыруга тукталды. «Казан» халыкара аэропортын үстерү планнары турында генераль директоры Сергей Романцов сөйләде.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading