16+

Рөстәм Миңнеханов: «Мин дә карт түгел әле, ләкин...»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 19 апрельдә узган Россия венчур форумында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов: «Мин дә карт түгел әле, ләкин...»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 19 апрельдә узган Россия венчур форумында катнашты.

– Татарстан – сәнәгать үсешенә ирешкән, фән һәм университетлар төбәге, – дип башлады үзенең сәламләү чыгышын республика Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Мәскәүдәге хезмәттәшләребезнең ярдәме зур. Мәскәү, Санкт-Петербург проектлар тәкъдим итә, димәк, республикабызда тотрыклы эшчәнлеккә җирлек бар. Форумга тәкъдим ителгән проектларның 90 процентын гамәлгә ашырырга мөмкинлекләребез бар. Үз базарыңны табарга кирәк, шул базар уңыш китерә. Яшьләр тәвәккәл булсын. Хәер, мин дә карт түгел әле, ләкин без өлкәнрәкләр югалтулардан куркабыз. Яшьләр генә тәвәккәл була ала.

Президентның тәвәккәллеккә чакыруы юктан гына түгел. Венчур – инглиз телендә «тәвәккәллек» мәгънәсен аңлата. Россия венчур форумына төрле илләрдән тәвәккәл инвесторлар җыелган иде. Германия, Кытай, АКШ, Аргентина, Һиндстан, Греция, җәмгысы 24 ил компанияләре һәм инвесторлары 500 проект алып килгән. Форум барышында ук берничә проект буенча килешү дә кабул ителде.
Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко да үзенең чыгышында тәвәккәл булырга чакырды.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X