16+

Рөстәм Миңнеханов яшьләргә: "Без сезнең белән горурланабыз!"

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү –Татарстан» күпере» VI Мәскәү яшьләр форумында катнашты. Форум Мәскәүдә, "Цифрлы эшлекле киңлек" бинасында узды. "Без сезнең белән горурланабыз", - диде Президент, форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов яшьләргә: "Без сезнең белән горурланабыз!"

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү –Татарстан» күпере» VI Мәскәү яшьләр форумында катнашты. Форум Мәскәүдә, "Цифрлы эшлекле киңлек" бинасында узды. "Без сезнең белән горурланабыз", - диде Президент, форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Искәртик, форумны Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге оештыра. Форумда 35 яшькә кадәрге кешеләр катнаша, алар барысы да чыгышлары белән күпмилләтле Татарстан Республикасыннан яисә Россиянең башка төбәкләреннән килгән татарлар. Форумның максаты - Мәскәү төбәгенең яшьләр берләшмәләрен берләштерү; яшьләрне социаль адаптацияләүгә ярдәм итү, Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә җәлеп итү. Беренче форум 2015 елның язында узды.

Форум модераторлары - Максим Шәрәфетдинов («Беренче канал» телетапшыруларын алып баручысы) һәм Лилия Гильдеева («НТВ» телетапшырулар алып баручысы).

Форум «Шаян» (Менделеевск) иҗат хореография коллективы чыгышы белән ачылды. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәү шәһәренең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков мөрәҗәгать иттеләр.

Аерым алганда, Виталий Сучков форумда катнашучыларга Мәскәү мэры Сергей Собянин исеменнән сәламләү сүзләрен укыды: "...аралашу, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу максатчан яшьләрне берләштерде, - диелә мөрәҗәгатьтә. - Ышанам ки, форум конструктив диалог атмосферасында узачак...».

Россия Федерациясе картасындагы яңа нокта – Казаннан 40 км ераклыкта урнашкан Иннополис инновацион шәһәре турында Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов сөйләде.

Быел форумда шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлил кызы Җәлилова катнашты. Ул үзенең танылган әтисе турында сөйләде, Муса Җәлил истәлегенә, аның иҗади мирасына булган игътибар өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Илгиз улы Нәбиев (2015 елда казарма җимергән вакытта ике аяксыз калган десантчы, танылган блогер-мотиватор) үзе һәм аны сындырмаган, көчлерәк иткән вакыйгалар турында сөйләде. Тернәкләндерүдән соң ул паралимпия спорты белән шөгыльләнә. «Мин зур казанышым дип нәрсәне саныйм?,Үз гаиләмне зур казанышым дип саныйм, - диде ул. - Мин - бәхетле кеше. 2020 елның сентябрь аенда мин кулда Эльбруска менгән кеше булдым. 8 мең метрдан артык биеклектәге Һималай тавын яулыйсы килә. Мин моны эшләрмен дип ышанам, чөнки үз-үземә ышанам. Инвалидлык - хөкем карары түгел, бу - яңа мөмкинлекләр. Мин исән булуым, бу дөньяны күрүем белән бәхетле, чөнки иртәгә безнең белән нәрсә буласын беркем дә белми".

Форум спикерлары арасында шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Шакирҗан улы Хөснуллин, театр һәм кино актеры, ГИТИСны тәмамлаган, Россия һәм чит ил киноларында 50дән артык роль уйнаган Сергей Сергеевич Губанов, югары пилотаж буенча абсолют дөнья чемпион, СССРның атказанган спорт мастеры Халидә Хөсәеновна Макагонова, Татар спорт берлеге җитәкчесе, титуллы спортчы - көрәшче Марат Шамил улы Капкаев чыгыш ясады.

Уңыш серләре белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин уртаклашты. "Уңышлы булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?» - минем фикеремчә, шактый гади формула: эшләргә, эшләргә һәм эшләргә. Үз урыныңда эшләргә, белгән эшеңне эшләргә, һәм төп нәрсә - яраткан эшеңне эшләргә, һәм иң мөһиме - үз өстеңдә эшләргә кирәк. Кеше баш миен эшләтергә тиеш. Укырга, көчле кешеләр белән эшләргә, курыкмаска кирәк", - диде Марат Хөснуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, аңа җитәкчеләр белән бәхет елмая — бу Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. "Рөстәм Нургалиевич - гомумән, минем укытучым, ул мине Татарстан Хөкүмәтенә чакырды", — диде Марат Хөснуллин.

"Һичшиксез, укырга, баш миеңне, тәнеңне күнектерергә кирәк. Әгәр дә тәнеңне эшләтмәсәң, ул бернигә дә сәләтле булмый башлый. Рух, ихтыяр өстендә эшләргә кирәк. Иң авыры - үзеңне җиңү. Үз ялкаулыгыңны җиңү авыр, теләмәгән эшне эшләү авыр. Әмма бернинди дә куркыныч юк: бүген үзеңне җиңә алмасаң, иртәгә үзеңне кулга алып була, курыкмаска кирәк һәм янә үз-үзеңне җиңәргә омтылырга кирәк. Менә моны уңышка ирешүнең төп факторы дип саныйм", - дип сүзен йомгаклады Марат Хөснуллин.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, форум спикерлары авызыннан яңгыраган һәр тарих - уникаль. «Бүген чыгыш ясаучыларның барысы да - уникаль, бик сәләтле кешеләр, - диде ул. - Һәм алар үрнәгендә яшьләрне тәрбияләргә омтылырга кирәк". Рөстәм Миңнеханов барысына да зур җиңүләр теләде һәм Татарстанга битараф булмаган мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерде. "Без сезнең белән горурланабыз", - диде ул, форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов сорауларга җавап биреп ассызыклаганча, 2021 елда «Мәскәү – Казан» автомагистрале проектын, Казан Изге Ана иконасы соборын төзеп бетерү һәм торгызу, шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүне иң мөһим вакыйгалар дип саный.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Фото: Рөстәм Миңнехановның аккаунтыннан

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading