16+

Рөстәм Миңнеханов республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә булды

Татарстан Президенты вирус белән көрәшү үзәгендә булган табиблар белән аралашты. Соңрак ул республика клиник хастаханәсенең травматология бүлегендә дә булды.

Рөстәм Миңнеханов республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә булды

Татарстан Президенты вирус белән көрәшү үзәгендә булган табиблар белән аралашты. Соңрак ул республика клиник хастаханәсенең травматология бүлегендә дә булды.

Татарстан Президенты вирус белән көрәшү үзәгендә булган табиблар белән аралашты. Хастаханәгә ул ил Президенты уздырган  утырыштан соң барды. Хастаханәнең махсус зонасына керү алдыннан барлык санитар-эпидемиологик процедураны узды, махсус саклагыч костюм киде.

Аны сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм хастаханә баш табибы Марат Гатауллин озатып йөрде. 

Табиблар кул астында илдә беренче булдырылган инфекцияле авыруларга тиз диагностика ясый торган мобиль комплекс бар. Ул система стационар, зур булмаган чемоданга охшаган. Теләсә нинди бинада эшли. 10-20 минутта  100 процент төгәллек белән анализ нәтиҗәсен дә күрсәтә. Моның өчен йоткылык өстеннән биоматериал алалар. Бу җиһазны чыгара торган Казан предприятиеләре өч сменада эшли. Хәзер системаны теркәү процессы бара.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук республика клиник хастаханәсенең травматология бүлегендә дә булды. Анда вакытлыча инфекцион госпиталь оештырылган. Президент бөтен дүрт блокны да карады. Анда төрле форматта 200 ятак куелган. Рөстәм Миңнехановка 15 бригада оешуын, кирәк булганда медицина персоналы санын икеләтә арттыруларын әйттеләр. "Тулы әзерлек булу мөһим. Техник җиһазланыш та, табиблар, шәфкать туташлары да, санитарлар да. Кирәк булганда халыкка тиз ярдәм итәрлек булсын" диде Президент.

Медицина персоналы җилкәсендә зур җаваплылык булуын да билгеләп үтте. "Бүген ил Президенты мөһим карар - медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләү турында әйтте. Аларның халык сәламәтлеге өчен аяусыз көрәшүләренә сокланып карыйбыз" диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading