16+

Рөстәм Миңнеханов: «Сез килгән саен күңелдә үзгәреш була»

Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенына ел да татар ир-егетләренең иң-иңнәре, асыллары, булдыклылары җыйнала. Аларның һәркайсы турында озын-озак итеп сөйләргә булыр иде.

Рөстәм Миңнеханов: «Сез килгән саен күңелдә үзгәреш була»

Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенына ел да татар ир-егетләренең иң-иңнәре, асыллары, булдыклылары җыйнала. Аларның һәркайсы турында озын-озак итеп сөйләргә булыр иде.

Үз эшләрен булдырганнар, авылларын карыйлар, төзекләндерәләр, халыкны эшле итәләр, ә иң беренче чиратта гореф-гадәтләр, тел, милләт сагында торалар.

Бөтендөнья татар конгрессы үткәрә торган әлеге чара елдан-ел эшлеклерәк, максатчанрак булып үтә. Тәҗрибә уртаклашу, аралашу, үзара килешүләр төзү өчен моннан да яхшы мәйдан була да алмыйдыр. Ул быел сигезенче тапкыр үткәрелде һәм аның пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
– Шушы җыеннар ярдәмендә, күп төбәкләрдә татар атлары асраучылар белән таныштым, файдалы киңәшләр ишеттем. Бүген горурланып әйтә алабыз: илдә нәселле татар атлары токымы яңадан торгызылды. Татар токымлы атлар Зәй, Әлки, Азнакай, Теләче, Саба, Балтач һәм башка районнарда да тарала башлады. Ел саен районыбызда республика күләмендәге ат бәйгеләре үткәрәбез. Балаларда атлар белән кызыксыну елдан-ел арта, – диде үзенең чыгышында эшмәкәр.

Аның бүгенге көндә Лениногорск районы Югары Каран авылында 330 баш аты бар, шуларның 138е – татар токымлы атлар. Фәрит Нәбиуллин, район фермерлары белән берләшеп, кооператив төзергә ниятли һәм ул үзенең Рөстәм Миңнеханов белән очрашып сөйләшергә теләге барлыгын да әйтте.

– Лениногорскига баргач, яныңа кереп чыгарга кирәк. Килербез, бер чәй эчәрбез, – диде аңа каршы Президент.
Чыгыш ясаучыларның тагын берсе – Рафыйк Фәтхуллов – Мордовия Рес­публикасыннан килгән. Анда бүгенге көндә 43 мең татар кешесе яши.
– Безнең карамакта 2500 гектар җир бар, авыл хуҗалыгы культуралары, бодай, арыш, арпа үстерәбез, 500 баш ат асрыйбыз, казылыклар җитештерәбез. 2017 елда Мордовия өлкәсендә татар эшмәкәрләре клубы оештырылды, анда 42 татар эшмәкәре катнаша. Без татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, динен сакларга тырышабыз. 2007 елда авылда зур мәчет төзеттек, Рамазан аенда ифтарлар оештырабыз. Эшмәкәрләр клубында хәйрия фонды бар, берлектә зур эшләр алып барабыз. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, балалар йортларына ярдәм итәбез. Татар балаларының футбол командасы зур турнирларда беренче урында бара, татар егетләреннән торган хоккей командасы да быел да финалга чыкты. Аларга матди ярдәм күрсәтәбез. Шулай ук «Җырлы авылым тавышлары» татар җыр фестивален үткәрәбез, республиканың бөтен татар авылларыннан килеп катнашалар, барысына да бүләкләр әзерлибез, – диде эшмәкәр.

Рафыйк Фәтхуллов – үзенең туган төбәге өчен янып-көеп яшәүчеләрнең берсе. Аларның күп булуы, кайсы төбәккә генә барма, татар авылларының төзеклеге, матурлыгы белән аерылып торуы куандыра.
– Татарларның 30 проценты гына Татарстанда, калганы чит өлкәләрдә яши. Кая гына барсак та, татар халкы белән горурланабыз. Ул йә эшмәкәр, йә башка бер эштә үз-үзен тапкан кеше. Эшмәкәр кем ул? Ул хөкүмәттән көтми, үзенә ышанган, үзен, якыннарын туйдыра, эш бирә. Бөтен илләрнең терәге – урта класста, шуңа сезнең кебек эшмәкәрләр кирәк. Эшмәкәр булып һәркем эшли алмый. Сез җитештерә торган казылыкларны, көнбагышны бер фабрика да эшли алмый. Ул шулкадәр авыр хезмәт, аның нечкәлекләре бар. Аның өчен күңелне биреп эченә керергә кирәк. Әле җитештерү генә түгел, аны сатасы да бар.

Электрон сәүдә итү нечкәлекләренә дә төшенергә вакыт. Хәләл продукция турында сүз алып барабыз, гомумән, хәләл тормыш турында да. Россиядә 20 млн нан артык мөселман бар. Аларга хәләл ризык, хәләл укыту, хәләл медицина – барысы да булырга тиеш. Сыйфатлы хәләл ризык җитештерәбез икән, аны чит илләр дә бик теләп сатып алачак. Аерым эшмәкәрләргә чит ил базарына чыгу шактый авыр, аның үз катлаулыклары бар. Әлеге эштә Татарстанда гына түгел, чит өлкәләрдә яшәүче татарларга ярдәм итә торган бер үзәк оештыру кирәк. Без авыл аша милләтне саклыйбыз, шәһәрдә бу авыр.

Татарстанда әле мөмкинлек бар, чит өлкәләрдә телне, гореф-гадәтләрне, динебезне саклап калу аеруча авыр. Әгәр син көчле, нык, кесәңдә бераз акчаң булса, авыл өчен дә, бүтәннәр өчен дә ярдәм күрсәтә аласың. Бу эшне киләчәктә дә алып барачакбыз. Мондый очрашулар безнең өчен дә файдалы. Сезне тыңлагач, эшегезне күргәч, үзебездә дә бу юнәлештә ныграк эшләргә кирәк дигән вазифа куям. Сез килгән саен, күңелдә үзгәреш була. Киләчәктә дә шушылай очрашып, киңәшләшеп, хезмәттәшлек итеп яшик! – диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: tatarstan.ru
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading