16+

Рөстәм Миңнеханов социаль тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Президент катнашындагы бәйрәм чаралары Казанның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында узды. Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов интернат-йортта пациентларны карап тоту һәм яшәү шартлары белән танышты. Бу социаль учреждение 337 кешегә исәпләнгән.

Рөстәм Миңнеханов социаль тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Президент катнашындагы бәйрәм чаралары Казанның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында узды. Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов интернат-йортта пациентларны карап тоту һәм яшәү шартлары белән танышты. Бу социаль учреждение 337 кешегә исәпләнгән.

Интернатта 6 бүлек бар. Уку һәм дәресләр өчен уку сыйныфлары (укытуны коррекциячел мәктәп укытучылары алып бара), көнкүреш күнекмәләренә өйрәтү бүлмәсе (ризык әзерләү, авыруга ярдәм итүле яшәүгә әзерлек һ.б.лар) җиһазландырылган.

Татарстан Президентына тернәкләндерү процедуралары өчен зал, китапханә, торак бүлмәләрне күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов ашханә хезмәткәрләре белән аралашты, алар интернатта яшәүчеләр өчен көн саен меню турында сөйләделәр. Интернат йорты директоры Морат Вахитов (директор вазыйфасында 2008 елдан бирле эшли) аңлатмалар бирде.

Казанның психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат йортында спорт җыелма командасы бар – спортчылар бөтенроссия һәм халыкара ярышларда катнаша. Әйтик, 2022 елда интернат командасы Санкт-Петербургтагы Бөтенроссия махсус олимпиадасында мини-футбол буенча җиңү яулаган.

Рөстәм Миңнеханов спортчыларга яңа футбол туплары бүләк итте. Алар, үз чиратларында, Татарстан Республикасы Президентына тренировкалар уза торган спорт мәйданчыгы өчен рәхмәт белдерделәр.

Интернат йортта шулай ук иҗат студияләре эшли: бию, вокал, сәнгать буенча.

Социаль яклау тармагы вәкилләре җыелган актлар залында Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды.

«Социаль хезмәткәр булу җиңел түгел, – диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Сезнең эшегез зур уңыш, түземлек, мораль һәм физик көч, сабырлык һәм кешеләр өчен кайгыра белү хисләрен таләп итә. Хәзерге вакытта ваемсыз булмаган кешеләр генә үз тормышының эше итеп әлеге гуманлы һөнәрне сайлый».

Бүгенге көндә социаль тармакта 9,5 меңнән артык хезмәткәр 1,5 млн. татарстанлыга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтә. Алар арасында: ветераннар, инвалидлар, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр, балалар һәм өлкән кешеләр – барыннан да бигрәк дәүләт ярдәменә мохтаҗ кешеләр бар.

«Соңгы елларда, без коронавирус йогышы белән очрашкан вакытта, сезнең җилкәгезгә өстәмә йөкләнеш төште. Стационар социаль учреждениеләрнең 2 меңгә якын хезмәткәре үз карамагындагылар белән бергә 14 шәр көн итеп 19 смена изоляция режимында яшәгән. Бу катлаулы ситуациядә сез үз эшегезгә тугры калдыгыз һәм, еш кына шәхси вакытыгызга зыян китереп, үз һөнәри бурычыгызны үтәүне дәвам иттегез», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Россия Хөкүмәте тарафыннан социаль хезмәткә һәрьяклы ярдәм күрсәтелүен искә төшерде.

«Үз чиратында, Татарстан шулай ук социаль учреждениеләргә ярдәм итә. 2015 елдан 86 стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмасына капиталь ремонт ясау өчен 1 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты тармак хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре, ярдәмчел булулары өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс энергия теләде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук социаль тармакның алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды.

Моннан тыш, психик җитешсезлекләре булган Казан интернат йортына махсус механизмы булган (интернат-йортта яшәүче коляскалы инвалидларны йөртү өчен) махсуслаштырылган Next Газель автомобиле сатып алу өчен сертификат тапшырылды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading