16+

Рөстәм Миңнеханов: «Спортта нәтиҗә йә бар, яисә юк. Юк икән – тырышырга кирәк!»

Гыйнвар аенда һәр министр­лык һәм идарә тармаклары узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясый. Кайбер өлкәләрдәге уңышлар халык игътибарыннан читтә калса да, спорт юнәлешендәге уңышсызлыкларны да, җиңүләрне дә качырып калып булмый.

Рөстәм Миңнеханов: «Спортта нәтиҗә йә бар, яисә юк. Юк икән – тырышырга кирәк!»

Гыйнвар аенда һәр министр­лык һәм идарә тармаклары узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясый. Кайбер өлкәләрдәге уңышлар халык игътибарыннан читтә калса да, спорт юнәлешендәге уңышсызлыкларны да, җиңүләрне дә качырып калып булмый.

Ә Татарстанда тырыш халык яши. Юкса Европа һәм дөньякүләм дәрәҗәдә – 24, Россия күләмендә – 98 чемпионат һәм беренчелек, 800дән артык спорт чарасы уздыруны ялкаулар булдыра алмас иде. Тик без туктап кала торганнармы инде?!

Универсиада, Су спорт төрләре буенча чемпионатлар үткәргән субъект буларак танылган Татарстанны киләчәктә дә чын-чынлап «кайнар» еллар көтә.
Билгеле булганча, быел ТАССР оешуга 100 ел тула. Спортчыларыбыз да бу датадан читтә калмыйча, республикадагы барлык муниципаль берәмлекләрне җәлеп итеп, зур чаралар үткәрергә ниятләнелә. Мисал өчен, «Спортивный Татарстан» фестивалендә 2,5 мең спортчы катнашуы көтелә. Фестиваль Казанның Үзәк стадионында үтәчәк.

Казанда узачак зур спорт ярышлары

  2020 ел – БДБ илләренең Беренче уеннары
  2021 ел – йөзү буенча Европа чемпионаты
  2022 ел – кыска сулыкларда йөзү буенча Дөнья чемпионаты
  2024 ел – Су спорты төрләре буенча Европа чемпионаты
  2025 ел – Су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионаты

Билгеле инде, спортта да, башка өлкәләрдәге кебек үк, акчасыз булмый. Әмма хәзер күктән акча көтеп ята торган гына заман түгел. Республикабызның спорт өлкәсе үзе дә акча эшли. Узган ел гына да спортта түләүле хезмәтләр күрсәтү нәтиҗәсендә, республика казнасы 97,7 млн сумга баеган.

Спорт өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы – 25,6 мең, спорт мәктәбе тренерларының 36 мең сумга җиткән. Республика буенча уртача хезмәт хакы 33,5 мең сум булган.

Билгеле инде, районнарда спортны популярлаштыруда төп рольне спорт идарәсе җитәкчеләре, кадрлар зур роль уйный. Әмма район җирлекләрендә аларга кытлык. Районнардагы физик культура һәм спорт идарәләрендә 2017 елда – 5, 2018 елда – 15, ә 2019 елда 21 җитәкче алышынган. Республика өчен бу күпме? Иң популяр өлкәләрдә дә кадр­лар кытлыгы булу уйланырга җирлек барлыгын әйтә  түгелме?
Спорт өлкәсендә кадрларны сак­лап калу, аларны районнардагы спорт мәктәпләренә җәлеп итү өчен, 2020 елда матди кызыксындыру чаралары каралган.

Хәзер республикада 1,7 млн кеше (49 процент чамасы) даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Әле моннан дүрт ел элек кенә бу күрсәткеч 31,9 процент тәшкил иткән булган. Әмма Рөстәм Миңнеханов күрсәткечне 2 миллионга кадәр җиткерер­гә кирәклеген искәртте.
– Безнең эшкә федераль министр бәя бирергә тиеш, ул канәгать калды. Татарстанда республика файдасына хезмәт итә торган яхшы инфраструктура бар. Президентыбыз Владимир Путин илдә гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерү бурычы куйды. Ул болай гына булмый. Кеше актив яшәү рәвеше алып барырга тиеш, – диде Татарстан лидеры.

2020 елда спорт өлкәсендә өстәмә дәүләт ярдәме
  Спорт мәктәпләрендә эшләүче яшь белгечләргә бер тапкыр 20 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелә
  Спортчылар ярышларда яисә тренировкаларда катнашу өчен, төрле чара һәм командировкаларга йөргән өчен түләү нормалары 14-21 процентка арта
  Алдынгы спортчыларның стипендиясе 20 процентка арта

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading