16+

Рөстәм Миңнеханов: "Тынычланырга иртә"

ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә коронавируска каршы көрәш турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Президент авырулар санының уртача темпы азаюын билгеләп үтте. "Медицина эшли. Дарулар, ятаклар булу – болар барысы да контроль астында. Әмма иң мөһиме – вакцинация», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республикада 1 млн.13 мең кеше вакцинаның беренче компонентын алган. Җитәрлек күләмдә вакциналар бар – якынча 300 мең доза.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Роспотребнадзор хезмәткәрләре зур эш алып бара. "289 объект тикшерелгән, шуларның 40ында хокук бозу очраклары ачыкланган. Бу 14 процент диярлек. Җәмәгать туклануы нокталарында, сәүдә һәм сәламәтлек саклау объектларында закон бозу очраклары аеруча күп теркәлгән. Роспотребнадзор эше, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре эше нәтиҗәсендә без бу вәзгыятьне контрольдә тотабыз", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Билгеле булганча, Россия президенты Владимир Путин вакцина буенча аңлату эшләрен арттырырга киңәш иткән иде.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading