16+

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан дәүләт бүләкләре тапшырды

Традиция буенча бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз хезмәтендә зур уңышларга ирешкән республика халкына дәүләт бүләкләре тапшырды. "Узып баручы елда Татарстан тотрыклы үсешен дәвам итте. Россия күләмендә эре инфраструктур проектлар тормышка ашырылды, шул исәптән, М 12 Мәскәү- Түбән Новгород -Казан, М7. Яңа мәктәпләр, балалар бакчалары ачылды. Татарстан халкы тормышы сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән республика программалары гамәлгә булды",- дип Татарстанда ел дәвамында башкарылган эшләр белән таныштырды Президент.

Тантанада Россия Президенты Владимир Путин бүләкләренә дә ия булучылар да бар иде. 

"Залда Татарстанның чәчәк атуы һәм көндәшлеккә чыдам булуын тәэмин итәр өчен зур өлеш керткән оешма вәкилләре бар. Республика бүләкләренә ия булганнарны аеруча билгеләп үтәсем килә",- диде Рөстәм Миңнеханов. 

Бүләкләнүчеләр арасында табиблар, сәнгать әһелләре, нефть, химия тармагында, мәгариф өлкәсендә, терлекчелек, авиатөзелеш юнәлешләрендә һ.б. өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән  татарстанлылар бар иде.

Татарстанда беренче булып Россиянең атказанган журналисты исеменә лаек булган "Татарстан" радиосы шеф-редакторы Йолдыз Крепостина билгеләп үткәнчә, Татарстандагы тормыш бөтен Россия халкына да кызыклы. 

"Чөнки Татарстан динамик рәвештә, актив үсә. Бездә кызыклы, мөһим вакыйгалар булып тора. Безнең республика күп төбәкләргә үрнәк булып тора",- диде Йолдыз ханым. 

Дәүләт бүләкләре алган башка вәкилләр дә Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләрен җиткерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading