Ул Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворковичка да, Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачевка да мөрәҗәгать итүләр әллә ни уңай үзгәрешләр китермәвен әйтте.
– Дворковичлар, Ткачевлар мәсьәләне хәл итми! Сезнең авторитет, республиканың авторитеты зур. Сезгә Россиянең иң баш кешесе – Владимир Владимирович Путинга мөрәҗәгать итәргә кирәк! – диде ул. Әлеге мөрәҗәгать район башлыгының җан авазы буларак кабул ителде.
Рөстәм Миңнеханов Сочида узачак киңәшмәдә шушы мәсьәлә буенча Дмитрий Медведев белән сөйләшеп караячагын әйтте.
– Дмитрий Анатольевич исеменә язма мөрәҗәгать әзерләргә кирәк. Мин аның янына шәхсән үзем барачакмын. Бу мәсьәләне киңәшмәдә һичшиксез күтәрәчәкмен һәм мөрәҗәгатьне җиткерәчәкмен. Бүген үк кирәкле материаллар тапшырылсын иде. Вәгъдә бирәм, бу юнәлештә эшләячәкмен, – диде Президент.
Кемнәр булдыклы, ә кемнәр бик үк түгел?
Үзенең чыгышында Марат Әхмәтов арттан сөйрәлүче район башлыкларын да шактый каты тәнкыйть утына тотты.
– Бу хуҗалыкның территориясендә кошчылык фабрикасы да, дуңгызчылык комплексы да юк, тик ул булдыра бит. Ә күпләр өчен әлеге күрсәткечләр бөтенләй тормышка ашмастай булып тоела, – дип мактап алды ул Вахитов хуҗалыгы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәеновны.
– Миңа уң як багана (слайдның ул ягында артта калган районнар исемлеге күрсәтелгән иде – Авт.) өчен оят. Мин министр булып бер ел гына эшләмим инде һәм республика җитәкчелеге – Минтимер Шәрипович һәм Рөстәм Миңнеханов алдында да оялам. Тик урындагы хезмәттәшләремнең йөзе кызарамы икән? Уң як багана, үзегезгә карагыз әле! – дип тәнкыйтьләде Марат Әхмәтов.
Хезмәт хакы һәм дәүләт ярдәме
Республиканың аграр тармагында соңгы дүрт елда хезмәт хаклары 56 процентка арткан. Бүген авыл халкының уртача хезмәт хакы – 21 мең 300 сумны тәшкил итә. Ләкин бу республика халкының уртача хезмәт хакының 67 проценты гына.
– Дөрес, хәлләр моннан да начаррак иде, ләкин барыбер бу темп тиешле дәрәҗәдә түгел, – диде министр.
Аның фикеренчә, авыл хуҗалыгында хезмәт хакы республиканың уртача икътисадына – 31 мең сумга тигез булырга тиеш.
Шуннан соң министр аз яки бөтенләй табыш алмаган районнарны тәнкыйтьләде. Аның сүзләренә караганда, Актаныш, Мамадыш, Әтнә, Балтач, Саба, Кукмара районнары эре инвестордан башка да яхшы гына керем алып эшли. Ә менә Әгерҗе районы елны бөтенләй табышсыз тәмамлаган. Ул шулай ук рентабельлеге булмаган Югары Ослан, Кама Тамагы, Әлки, Азнакай, Питрәч районнары авыл хуҗалыгы берләшмәләрен дә тәнкыйтьләде.
– Бу – минем чыгышымның иң хурлыклы өлеше. Без авыл хуҗалыгын дәүләт ярдәменнән башка алып бара алыр идекме икән? Безнең бар керемебез дәүләт ярдәме аркасында гына килеп чыга, – диде министр.
Фермерларга аяк чалмаска!
Коллегиядә Балык Бистәсе районының Олы Елга эшкәртү кооперативы рәисе Миңзөфәр Исмәгыйлев тә чыгыш ясады. Эшмәкәр, Казанның Идел буе районында үз товарларын алып килеп сатканда, проблемалар килеп чыкканын әйтте. Гыйнвар аенда гына да аңа билгеләнмәгән урыннарда саткан өчен унике беркетмә язганнар.
– Без күпкатлы йортлар янында сатабыз. Фучик урамы 34 йорт янында сата идек, инде ничә тапкыр штраф салдылар. 65 километр ераклыктан нинди һава шартлары булса да киләбез – көтеп кенә торалар штраф сугарга. Без аренда түләргә дә әзер. Табигый сөт 45-50 сум тора, ә без 29-31 сумнан сатабыз, – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка мөрәҗәгать итеп:
– Ярдәм күрсәтергә кирәк. Кешенең кулына сугалар. Сатар өчен акча түгеп киләләр, ә акчасыз кайтып китәләр, – диде ул.
Әлеге мәсьәләне хәл итү Казанның Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинга кушылды.
Рөстәм Миңнеханов савым күләмнәрен киметкән районнарны да тәнкыйтьләде. Президент савым күрсәткечләренең Минзәлә, Кама Тамагы, Тукай, Арча районнарында кимегәнен билгеләп узды.
– Кешеләр сезне күрергә тиеш. Берничә тапкыр шулай бастырсалар, бераз фикерләрегез үзгәрер иде, бераз фермаларга юл тотыр идегез, – дип Рөстәм Миңнеханов аларны торып басарга да мәҗбүр итте.
Максат һәм бурычларга килгәндә, Президент сөт җитештерүне ике миллион тоннага җиткерергә, ит җитештерүне 500 мең тоннадан киметмәскә йөкләде, үсемлекчелек тармагында яңа технологияләр буенча район башлыкларына үзара фикер алышырга тәкъдим итте. Маржиналь продуктларга игътибар бирүне сорады.
Шулай ук аграр университет һәм ветеринария институтын тәмамлаган яшь белгечләрнең унҗиде проценты гына авыл хуҗалыгы предприятиеләренә килгәнен билгеләп узды.
Комментарийлар