16+

Рөстәм Миңнехановның сайлауалды эш стратегиясе билгеләнде

Яңа срокка Татарстан Президенты сайлауларында Рөстәм Миңнехановның кандидат буларак төп лозунгы - «Традицияләргә тугрылык. Киләчәккә ышаныч». Сайлау штабының “Кайнар элемтә” телефоны эшләтеп җибәрелә

Рөстәм Миңнехановның сайлауалды эш стратегиясе билгеләнде

Яңа срокка Татарстан Президенты сайлауларында Рөстәм Миңнехановның кандидат буларак төп лозунгы - «Традицияләргә тугрылык. Киләчәккә ышаныч». Сайлау штабының “Кайнар элемтә” телефоны эшләтеп җибәрелә

Республикада быелның 13 сентябрендә Татарстан Президентын һәм җирле хакимият органнарына депутатлар сайлау була. Татарстан Республикасы Президентлыгына кандидатлар Рөстәм Миңнеханов (Татарстанның гамәлдәге Президенты), Альмир Михеев (“Справедливая Россия”), Альфред Вәлиев (“Коммунисты России”), Олег Коробченко (“Партия Роста”) һәм Владимир Сурчилов (ЛДПР)  сайлауалды пропаганда эшчәнлеген башлап җибәрделәр.

Татарстан Президентлыгына кандидат Рөстәм Миңнехановның сайлау штабының да 28 июльдә тәүге утырышы булды. Штаб җитәкчесе - “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Юрий Камалтынов таныштырганча, кандидат Рөстәм Миңнехановның агитация компаниясе актив төстә августның беренче декадасында старт алачак. 
- Закон буенча кандидатлар үзләренең агитация кампаниясенә 100 миллион сум тота ала. Рөстәм Нургалиевичка моның кадәр акча сарыф ителмәячәк, чөнки моңа ихтияҗ юк. Татарстанда Рөстәм Миңнехановны 100 процент кеше таный. Сайлаучылар белән очрашуларда халык тәкъдимнәре һәм үтенечләре язып алыначак, алар “Президент Миңнехановның 100 программасы”н гамәлгә ашырганда эш планына кертеләчәк. Элекке сайлауларда халык үтенечләренең 86 проценты үтәлде, - диде Юрий Камалтынов.

Рөстәм Миңнехановның быелгы сайлау алды агитация кампаниясе “Традицияләргә тугрылык. Киләчәккә ышаныч!” шигарь-лозунгы астында уза. Кандидат Миңнеханов үзенең стратегик юнәлешләре итеп “Татарстан икътисады - кеше хакына!”, “Һәр кешегә игътибар һәм хөрмәт!”, “Татарстан: сәламәтлеккә өстенлек!”, “Татарстан - яңа мөмкинлекләр һәм иң яхшы тормыш урыны!” һәм “Традицияләрдә безнең көч!” юнәлешләрен тәгаенләгән.

- Татарстанда соңгы 10 елда Республика Президенты башлангычында йөздән артык программа һәм проект гамәлгә ашырылды. Алар мәгарифкә, сәламәтлек саклауга, торак төзелешенә, торак-коммуналь хуҗалыкка, спортка һәм мәдәнияткә кагылышлы программалар. Президент Рөстәм Миңнеханов халык белән очрашуларда “эш наряды” җыеп йөри. Мәсәлән, “Безнең ишегалды” программасы халык үтенечләрен исәпкә алып башланды. Республикада 6 мең 600 ишегалды төзекләндереләчәк, - диде Юрий Камалтынов.

Коронавирус сәбәпле, сайлаучылар белән зур җыелышлар оештырылаячак, очрашулар ачык һавада ишегалларында һәм спорт мәйданчыкларында үткәреләчәк. 
- Һәр очрашуда да Президент үзе була алмый, очрашуларга ышанычлылары барачак. Кардиохирург Ринат Акчурин, “Зенит” волейбол командасы тренеры Владимир Алекно, Профессор Агафонов исемендәге республика йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин һәм башка күренекле затлар кандидат Миңнехановның ышанычлысы булырга теләк белдерделәр, - диде Юрий Камалтынов.

Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү Бөтенроссия үзәге тикшерүләре күрсәткәнчә, республикада 75 процент халык Рөстәм Миңнехановның эшчәнлегенә уңай бәя бирә. Сораштырылган кешеләрнең 78 проценты “Рөстәм Миңехановка тавыш бирәм”, дип әйткән. 

Шушы көннәрдә кандидат Рөстәм Миңнехановның сайлау штабының “Кайнар элемтә” телефоны эшләтеп җибәрелә. Тәкъдимнәрне һәм үтенечләрне 8-987-225-20-18 телефоны аша җиткерергә була.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading