16+

Рөстәм Мостафин: «Ат кешене аңлый ул»

Шәһәргә барган чакларда гаиләмне, авылның саф һавасын һәм суын, хәтта абзардагы терлекләр белән кош-кортларга кадәр сагынып кайтам Урамның өй һәм агачлар кап­лаган өлешеннән Рөстәм Мостафинның таныш авазы ишетелде. Кечкенә бала белән сөйләшеп килә бугай, дип уйладым.

Рөстәм Мостафин: «Ат кешене аңлый ул»

Шәһәргә барган чакларда гаиләмне, авылның саф һавасын һәм суын, хәтта абзардагы терлекләр белән кош-кортларга кадәр сагынып кайтам Урамның өй һәм агачлар кап­лаган өлешеннән Рөстәм Мостафинның таныш авазы ишетелде. Кечкенә бала белән сөйләшеп килә бугай, дип уйладым.

– Курыкма, әйдә, атла. Менә бик әйбәт! Маладис! – дип хуплап дәшә якташ. Бактың исә аты белән сөйләшүе икән аның.

– Тәүге мәртәбә чанага җигеп чыккан идем, әле үзен ничек тотарга кирәклеген белеп бетерми. Шунлыктан бераз өйрәткәләп барам. Ат кешене аңлый ул, – дип, йорт турыбызда тукталыш ясады Рөстәм.
Хатыны Раилә дә, үзе дә бик тырышлар, өч балаларын тәрбияләп үстерәләр. Балык Бистәсе районындагы Балтач авылында үрнәк гаилә булып гомер кичерәләр.

– Шәһәрдә үскән яки мәктәпне тәмамлауга чыгып киткән кешеләр каланың шау-шулы тормышына ияләшәләрдер инде ул бәлки. Мин, гомеремне авылда үткәргәнлектән, шәһәрдә яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Шәһәргә барган чакларда гаиләмне, авылның саф һавасын һәм суын, хәтта абзардагы терлекләр белән кош-кортларга кадәр сагынып кайтам. Җәй башында каз бәпкәләре, тавык чебеш­ләре сатып аласың, аларның үсүенә куанасың. Бакчаңдагы бәрәңгеләргә, яшелчәләргә һәм чәчәкләргә сөенәсең. Балаларың, кыреңда кайнашып, эштә булышып, җанга рәхәтлек бирә. Балалар эш рәте белеп, кеше булсыннар, ди­сең. Аллага шөкер, авылыбызга газ, су кергән, асфальт юл салынган, рәхәтләнеп яшибез, – ди Рөстәм Мостафин.

Күз тимәсен, аты өркәк-куркам малга охшамаган. Чит кеше яки эт күреп, ян-якка ташланмый.
Дилбегәсен салмак кына селкетеп, янә сөйли-сөйли, атын кузгатты якташ.
– Әйдә! Менә бик әйбәт!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading