16+

«Рубин» башлый. Яңабаштан

Бүген Футбол буенча Россия чемпионаты старт ала. Казанның «Рубин» командасы беренче матчны Мәскәүдә «Локомотив»ка каршы дүшәмбе көнне уздырачак.

«Рубин» башлый. Яңабаштан

Бүген Футбол буенча Россия чемпионаты старт ала. Казанның «Рубин» командасы беренче матчны Мәскәүдә «Локомотив»ка каршы дүшәмбе көнне уздырачак.

Барысы да яңабаштан башлана. Чираттагы тапкыр. Соңгы елларда «Рубин»га яңа баш тренер билгеләнгән саен шулай дияргә өйрәнеп киттек. Легендар Корбан Бердыев Казанга әйләнеп кайткач, элеккеге тотрыклылык, түбәннән югарыга менүләр, уңышлар янә кайтыр дип уйласак та, алай булып чыкмады. Узган сезон ахырында ук клубта баш тренерны алмаштыру турында уйлана башладылар булса кирәк. Ахыр чиктә Бердыев үз вазифасыннан китте. Команданы Россиядә генә түгел, Европа дәрәҗәсендә таныткан остазга ничектер рәхмәт әйтү кирәк иде. Нәтиҗәдә, республика Президенты тарафыннан рәхмәт әйтелде һәм Бердыевка Татарстанда яшь футболчылар әзерләү эшен үз кулларына алу тәкъдиме ясалды. Остаз баш тартмады шикелле, шулай да танылган берәр клубтан тренер булу тәкъдиме яңгыраса, ул анысыннан да баш тартмас дип уйлыйм.

Әлегә исә «Рубин»да баш тренер вазифасын Бердыевның иң шәп шәкертләреннән берсе – Роман Шаронов башкарачак. Шаронов Казан командасы составында иң күп уен уздырган футболчыларның берсе иде. Карьерасын тәмамлагач, ул Татарстан башкаласында калды һәм «Рубин»ның яшьләре белән остазлык итте. Әлбәттә, аның җитәкчелегендә уңышларга ирешәчәкбез дип кистереп әйтеп булмый. Тренерлык тәҗрибәсе әллә ни түгел. Бу һөнәргә укымаган да әле, диләр. Шул ук вакытта «Зенит»та эшләүнең беренче елында ук Россия чемпионы булып танылган Сергей Семакны мисалга китереп була. Шароновның яшьтәше ул. Ләкин...

Россиянең һәм хәтта дөньяның танылган уенчылары белән эшләүче Сергей Богдановичтан аермалы буларак, Роман Сергеевич җитәкчелегендә яшь, дары исен әллә ни татымаган футболчылар булачак. Яңа уенчылар да киләчәкне күздә тотып алынган дигән тәэсир кала. Кварацхелия, Бегич, Данченко, Микелтадзе, Денисов... Йә, кайсыгыз бу футболчыларны белә? Тагын татарлар юк дип уйламагыз. «Рубин» 21 яшьлек Камил Закиров дигән егет белән дә килешү төзеде. Тумышы белән Ульяннан булган уенчының әтисе татар икән.

Сезоналды җыеннарында Роман Шаронов җитәкчелегендәге «Рубин» бер матчта да җиңә алмады, дип, аның осталыгында һәм команданың перспективалары хакында шик тә белдерелә. Корбан Бердыев вакытында да чемпионатка әзерлек барышында безнекеләр җиңүләр белән артык куандырмый иде анысы. Кем белә, бәлки Шаронов нидер яшерәдер һәм бөтен мөмкинлекләрен чемпионатта күрсәтергә уйлыйдыр.

Ни генә булса да, яңа сезонда «Рубин»га уңышлар телибез. Тиешле эш башкарылган очракта, югарыда телгә алынган уенчылар оста футболчыларга әверелергә мөмкин.

Ә ул арада Казан 2022 яки 2023 елда Европа Суперкубогы өчен уздырылачак матчны үзендә оештыру теләген җиткерде. Чемпионнар лигасы һәм Европа лигасы җиңүчеләре арасында бер генә уеннан торган турнир моңарчы Россиядә үтмәгән иде әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading