16+

«Рубин» – дөрес юлда: җиңелүне кабул итәбез»

Казан футболчылары сезонда беренче җиңелү ачысын татыды: үз кырында уздырган уенда «Рубин»ның ЦСКАга теше үтмәде – 0:1. Бердәнбер тупны уенның 41нче минутында узган сезонның иң яхшы бомбардиры Федор Чалов кертте.

Казан футболчылары сезонда беренче җиңелү ачысын татыды: үз кырында уздырган уенда «Рубин»ның ЦСКАга теше үтмәде – 0:1. Бердәнбер тупны уенның 41нче минутында узган сезонның иң яхшы бомбардиры Федор Чалов кертте.

Сезон әле башланды гына, ә «Рубин» тамашачыда футболга карата мәхәббәт уята алды инде. Үзенең уены белән. Хәзер командага көч бирергә стадионга халык агыла. 4 август кичендә Үзәк стадион янындагы шау-шуны күрсәгез икән – керү ишекләрендәге чират йөзәрләгән метрга сузылды!.. Көннең яңгырлы булуы да комачау итмәде халыкка. Уен азагына таба «Рубин» – ЦСКА матчын карарга 20791 тамашачы килүе турында игълан ителде. Нәтиҗәдә 2014 елдан бирле сакланып килгән рекорд та яңартылды. Ул вакытта кунакка «Спартак» килгән, ә Үзәк стадион 20624 тамашачыны үзенә җыйган булган.

– Дүрт тур артта калды һәм сез тулы стадион җыйдыгыз, – диде бу юлы уеннан соң «Рубин»ның тренеры Роман Шаронов уенчыларга. – Хәзер безнең моңа ничек игътибар итүебез мөһим. Исәпкә игътибар итмәскә кирәк. Без бу җиңелүне кабул итәбез. Кабул итәбез, әмма алга барабыз.

...«Рубин» алдагы уеннарга караганда яхшырак башлады, әмма өстенлеген голга әйләндерә алмады. Аннары сакта ялгышлар җибәрде, гол керттерде һәм икенче таймдагы өстенлеге кабат нәтиҗәсез калды... Матчны карый алмаган булсагыз, команданың баш тренеры Эдуардо Докамподан кыскача гына шундый бәя сезгә. Ә асылда, ЦСКАның бүгенге «Рубин»га караганда әле көчлерәк, тәҗрибәлерәк булуы бәхәссез иде. Могҗизаның тумый калуына шул өстенлекләр сәбәпче булгандыр да.

– «Рубин» киеренкелек тудыра алды. Афәрин! Аларда кыюлык күзгә ташлана. Команда дөрес юлда кебек, – дип бәя бирде көндәшләренә ЦСКАның баш тренеры Виктор Гончаренко.
Премьер-лигада 4 турдан соң җиңелү ачысы татымаган ике генә команда калды – «Зенит» һәм «Ростов». Алар – иң югары баскычта. Араларына ЦСКА гына кергән. Ә алар артына баскан «Рубин» һәм тагын дүрт команда исәбендә 7 очко бар.
10 августта «Рубин» кунакта үзе кебек үк 7 очко туплаган «Краснодар» белән очраша. Үзендә чираттагы уен 18 августка билгеләнгән – Казанга «Арсенал» килә.

Фәрит Салихов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading