16+

Руслан Айсин: «НДСны арттыру – законлы рәвештә халыкның акчасын үзләштерү ул»

Дәүләт Думасы депутатлары өченче укылышта НДСны 18 проценттан 20 процентка кадәр арттырырга дигән карар кабул итте. Әлеге закон проектын хуплап, 302 кеше (67,1 процент) тавыш биргән. 90 кеше (20 процент) каршы чыккан. Бер кеше тавыш бирүдән баш тарткан. Шулай итеп, 2019 елның гыйнварыннан НДС 20 процентка күтәреләчәк.

2017 елда федераль бюджет НДС исәбенә 5,1 триллион сумга баеган. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Андрей Макаров сүзләренчә, әлеге закон проекты ел саен дәүләт казнасына өстәмә тагын 620-630 миллиард сум акча китерәчәк.
– Бу акчалар сәламәтлек, мәгариф өлкәсен үстерү, инфраструктураны яхшырту өчен тотылачак, – диде депутат.

НДС Россиядә 1992 елда кертелгән иде. Моңарчы илдә салымны сатудан кергән табыштан алганнар.
Сәясәт белгече Руслан Айсин сүзләренчә, әлеге карар эшмәкәрләргә генә түгел, гади халык кесәсенә дә тәэсир итәчәк.

– Икътисад макро һәм микро үзгәрешләргә бәйле. НДС 2 процентка артса, димәк, инфляция артачак, кеше товарлар, азык-төлек сатып алуга күбрәк акча түләячәк дигән сүз. Бу – халыкның матди халәте төшүгә китерәчәк. Гади итеп әйткәндә, элек бер әйбергә 100 сум түләсәк, хәзер 102 сум түләиячәкбез дигән сүз бу. НДС процентын арттыру аңлашыла да. Хәзер Россиягә күп кенә илләр санкцияләр куйды. Шуңа да башка илләрдән ул кредит ала алмый. Ә үзенең акчасы юк. Ни дисәң дә, акчаның күпчелеге хәзер кеше кулында. Бу – закон нигезендә, халыктан акча алуның бер ысулы гына. Дәүләт, әлеге салымны эшмәкәрләрдән алабыз, дисә дә, ул акчаларны үз кесәсеннән нәкъ менә халык түли, – диде Руслан Айсин.

Әлеге закон проекты беренче тапкыр – 3 июльдә, икенче тапкыр 18 июльдә кабул ителгән иде. Бу карар өченчесе һәм соңгысы булды.

Алисә Шәрәфиева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading