16+

“Һәрвакыт булыйм мин!” (Балаларны яклау көне белән)

1 июнь – кояшлы, җиләкле җәйнең, күптән көтелгән каникулның беренче көне һәм Балаларны халыкара яклау көне дә. Бөтен дөнья күләмендә шундый максат игълан ителгән икән, димәк, тормыш чәчәкләребез, киләчәгебез – сабыйларны саклау яшәешебезнең иң мөһим мәсьәләләренең берсе.

“Һәрвакыт булыйм мин!” (Балаларны яклау көне белән)

1 июнь – кояшлы, җиләкле җәйнең, күптән көтелгән каникулның беренче көне һәм Балаларны халыкара яклау көне дә. Бөтен дөнья күләмендә шундый максат игълан ителгән икән, димәк, тормыш чәчәкләребез, киләчәгебез – сабыйларны саклау яшәешебезнең иң мөһим мәсьәләләренең берсе.

Кемнәрдән якларга, сакларга соң ул нарасый – сабыйларны? Тормыш тәҗрибәмә таянып, ишеткән- күргәннәргә нигезләнеп: “өлкәннәрдән” дияр идем. Әйе, әйе, өлкәннәрдән! Ихлас самими балачаклары офык артында калып югалган, фани дөньяның эреле-ваклы мәшакатьләренә баштанаяк чумганга күңелләре кырысланган, җаннары тупасланган өлкәннәрнең күбесе бүгенге балаларны аңламый да, аңларга да теләми. Үзләре гомерләрендә “икеле” алмаган, әйбер югалтмаган, чалбар-күлмәген ертып кайтмаган шикелле кыланалар.

Юкса, шул юк кына нәрсәләр өчен дә дөнья бетереп ачуланмаслар иде. Ә кайберләре, киресенчә, артык күз-колак булып, мөстәкыйльлекне чикләп, балаларның тормышын түзеп булмаслык итә. Әйе, бала тәрбияләгәндә алтын урталыкны табу бик мөһим. Аны табуы җиңел түгел. Тик барыбер тырышырга, эзләргә һәм табарга кирәк.

Тагын нәрсәдән сакларга кирәк дисезме? Гаделсезлектән. Монысы да өлкәннәрдән килә. Дөрес куелмаган билге, гадел булмаган җиңелү бала өчен бик авыр хәл.
Җыеп кына әйткәнедә, без өлкәннәргә, киләчәгебез өметле, балаларыбыз бәхетле, исән-сау һәм озын гомерле булсын дисәк, бүгеннән башлап, Ходай бирмеш һәрбер көнне балаларны яклау көне итәргә кирәк.

Нәрсә ул елга бер генә көн. Сабыйларыбыздан да кадерлерәк , газизрәк, кирәгрәк беркемебез дә юк бит. Шуны аңларга һәм онытмаска иде елның 365 көнендә дә. Балалар үзләре дә без, өлкәннәр, белән бер Җирдә яшәүне зур бәхет, олы горурлык итеп тойсыннар һәм: “Һәрвакыт булсын Әни, һәрвакыт булыйм мин!” – дип шатланып җырласыннар иде.

Билгеле булганча, Федералҗ Җыенга еллык юлламасында Россия Президенты Владимир Путин балаларны яклау буенча шактый тәкъдимнәр керткән иде.

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading