16+

“Һәрвакыт әзер” балалар бар әле...

Әзер бул! Һәрвакыт әзер! Әгәр бу сүзләр сезгә таныш булса, димәк, сез пионер булгансыз. 19 май – пионерия көне буларак билгеләп үтелә иде. Әлеге оешма 1922 елдан башлап 1991 елга кадәр 210 миллион кешене үз сафларына кабул иткән була. 

“Һәрвакыт әзер” балалар бар әле...

Әзер бул! Һәрвакыт әзер! Әгәр бу сүзләр сезгә таныш булса, димәк, сез пионер булгансыз. 19 май – пионерия көне буларак билгеләп үтелә иде. Әлеге оешма 1922 елдан башлап 1991 елга кадәр 210 миллион кешене үз сафларына кабул иткән була. 

Бүген пионерия урынында мәктәпләрдә яңа оешмалар эшләп килә.  Мәсәлән, Россия мәктәп укучылары берлеге 2015 елда эшли башлый.  Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасы 4 юнәлештә эш алып бара. Шәхси һәм иҗади үсеш, мәктәп укучылары арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, һөнәри белемнәр туплауга юнәлгән ул. Шулай ук гражданлык эшчәнлеге – волонтерлык, тарихны һәм туган якны өйрәнүне дә үз эченә ала. “Куркынычсызлык мәктәбе” проекты балаларны һәм үсмерләрне үзләренең иминлекләрен сакларга өйрәтә. Хәрби-патриотик юнәлеше “Юнармия” иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә башкарыла.

Мәгълүмати  һәм массакүләм мәгълүмат чаралары юнәлеше исә Россия мәктәпләре кысаларында мәгълүмати тәэмин ителүне үстерү, мәктәп газеталары, телевидение булдыру, социаль челтәрләрдә эшләүне алып бара. Һәр мәктәп үз юнәлешен сайлый ала. Пионерия варислары балаларны төрле яктан үстерергә тырыша.

Фидан Насыйров Зәй районының 1 нче мәктәбендә белем ала. Ул Россия мәктәп укучылары хәрәкәтендә инде 2 ел катнаша.
-  Мәктәптә телевидение эшләп килә. Һәр атна без мәктәптә булган яңалыклар турында видеоязмалар төшерәбез. Мин диктор ролен үтим, төшергән материалларны тавышландырам. Россия мәктәп укучылары берлеге миңа бик күп мөмкинлекләр ачты. Җәй көне лагерьларга һәм җыеннарга барып, өстәмә белем туплап, ял итеп кайтам. Россия мәктәп укучылары берлеге аша мәктәп президенты вазифасына сайландым. Гомумән, бу проект аша укучылар сәләтләрен үстерә, яңа белемнәр туплый, дуслар таба, – дип сөйли ул.

“Юнармия” – ул Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗтимагый хәрәкәте. Анда 8 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге миллионнан артык бала кабул ителгән. “Юнармия” штаблары Россиянең 85 төбәгендә дә бар. Төп максатлары – үсеп килүче буынны илебез тарихы һәм географиясе белән кызыксындыру, укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. “Юнармия” байрагында йолдыз һәм бөркет төшерелгән. Алар патриотизм һәм хәрби даны символлаштыра. “Юнармия” хәрәкәтен яңа пионерия, дип атап була. Дәрестән тыш вакытта укучылар һәйкәлләрнең чисталыгын саклый, волонтерлык белән шөгыльләнәләр, зур мәдәни-спорт чараларында катнашалар.

Кайбыч районы Е.Г.Тутаев исемендәге Федоровка мәктәбендә белем алучы Никита Абросимов 2019 елдан “Юнармия” рәтләрендә.
– Без төрле патриотик чаралар үткәрәбез. Күптән түгел Җиңү көненә багышланган акцияләрдә катнаштык, тыл ветераннарына булыштык. Әти-әниләрем пионер булса, мин “Юнармия”дә. Әлеге хәрәкәт үзеңне җәмгыятнең бер өлеше итеп тоярга булыша. Безнең яныбызда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр күп. Әйе, акча белән мин булыша алмыйм, чөнки үзем мәктәптә укыйм. Әмма әби-бабайларга өй тирәсендә чисталык тотарга булыша алам, – ди Никита.
Пионерлар заманы артта калса да, “һәрвакыт әзер” балалар әле бар. Мәктәп оешмалары балаларны җәмгыятьнең бер вәкиле итеп тәрбияли. Үсмерләр дөньяны үзгәртергә әзер, ә дөнья үзгәрергә әзерме?

Илгизә Галиуллина 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading