16+

Рәзилә һәм Гамир Шәйхелисламовлар: «Сабан туена каклаган казны турап, табынга куйсаң, бар мәшәкатьләр онытыла!»

Балачактан бер-берсен белеп, Сарлы урамнарында бергә уйнап үскән Рәзилә белән Гамир. Менә 37 ел инде тормыш йөген дә бергә тарталар.

Рәзилә һәм Гамир Шәйхелисламовлар: «Сабан туена каклаган казны турап, табынга куйсаң, бар мәшәкатьләр онытыла!»

Балачактан бер-берсен белеп, Сарлы урамнарында бергә уйнап үскән Рәзилә белән Гамир. Менә 37 ел инде тормыш йөген дә бергә тарталар.

Рәзилә Шәйхелисламова – 30 ел Азнакайда балалар бакчасында тәрбияче. Гамиры исә янгын частенда, аннан нефть предприятиесендә эретеп ябыштыручы булып хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач та, туган авылларына кайтып төпләнәләр. Эшләгән чакта, киләчәкләрен кайгыртып, Гамирларның төп нигезендә хан сарае кебек йорт җиткерәләр.
– Әти белән әни  90 яшьләренә кадәр тигез яшәде. Шушы яңа йортның рәхәтен күреп, безгә рәхмәт әйтеп, ризалыкларын биреп киттеләр, – ди Рәзилә.


Сарлыда кемгә кермә – шунда хикмәт. Рәзиләнең дә уңган-булганлыгына шаккатмалы. Кулыннан килмәгән бер генә һөнәре дә юк. Аның төсле тасмалардан ясалган чәчәкле картиналарыннан күз ала торган түгел. Камырдан ясаганнарын һәм сәйләннән үрелгән гөлләрен күрү насыйп булмады. Аларын мәдәният йортына күргәзмәләргә йөртергә алып киткәннәр. Ә менә бәйләм кофталарын, бияләй-башмакларын, башлыкларын, шәлләрен тезеп куйгач, тагын бер кат тел шартлаттык. Һәрберсе – сәнгать әсәре.

– Боларны кич утырып эшлим. Эскизларын интернеттан алам. Күңелгә ошаган материалларны да ташлыйсым килми, үзем уйлап чыгарып, нәрсә дә булса тегәм. Берсен дә сатмыйм, балаларга, оныкларга, туганнарга бүләк итәм, – ди Рәзилә.
Лаеклы ялдагы кешенең нинди эше бар дияргә ашыкмагыз. Шәйхелисламовларның ишегалды тулы кош-корт.

Бик тә мул сөтле кәҗәләре бар. Сыр ясыйлар, каймагын аерталар.
– Казларны 50дән дә кимне алмыйбыз, – дип сөйләп китте уңган хуҗабикә. –Тәүлеклек  бәпкәләр алып кайтабыз. Аларны, яшь бала караган кебек, өйдән – урамга,  урамнан өйгә әрҗәләрдә күтәреп йөртәбез. Ык буе якында гына, үлән җитәрлек. Зур кошлар ала алмый башлагач, Ык буена җибәрәбез үзләрен. Берничә тапкыр алып кайтып киләбез дә аннан юлларын ятлыйлар. Аталы-аналы былтыргы казларны калдырабыз, шулар йөртә. Йомырка салып, өч-биш көн утыр­гач күрсәтмичә, караңгыда гына ана каз куенына яңа чыккан бер бәпкәне куябыз. Шулай берничәне өстибез. Ул аларны үзенеке дип кабул итә.

Ансат түгел, каз асрауның да үз хикмәтләре бар. Аның каравы, Сабан туена каклаган казны турап, табынга куйсаң, бар мәшәкать-авырлыклар онытыла!
– Кәгазьгә төреп тозлаган каз түшкәләре чормада җиләс урында кыш буе эленеп тора. Яз җитүгә, көн җылыткач, суы тама башлый. Шул чакта казны аласың да, тозларын яхшылап юып, чебен тимәс өчен һава сулый торган капчыкларга тыгып, теплицага  элеп куясың. Ул анда мае эреп беткәнче тамып утыра, сап-сары, тәмле төскә керә, – дип тәҗрибәсе белән уртаклаша Рәзилә.

Язын бройлерлар алалар икән. Җәй буена 100әр баштан өч-дүрт партия үстерәләр. Хуҗабикә тавык асрау серләрен дә чиште:
– Бер елны йомырка кайтартып чыгарып карадык, бик мәшәкатьле. Ике айлыкны алабыз, бер ай ныгытып, кычыткан ашатабыз, Гамир турагыч аппарат ясады. Бодай пешереп, шуңа кычыткан бутап бирәбез. Кычыткан кергәч, аяклары да, тәне дә сары була.
Эшкәрткән кош-кортны, эч-башын шәһәрдә ярминкәдә саталар. Сатып алучы табу беркайчан да кыенлык тудырмый икән.
– Белгән кешеләр алдан шалтыратып куя, өйгә дә килеп алалар. Үз клиентларыбызны таптык, – ди Шәйхелисламовлар.


Резеда ШӘРИПОВА, Азнакай

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading