16+

«Һәр үзмәшгульне бала тудыру йортындагы кебек көтәбез»

Башкала мэры Илсур Метшин Казан үзмәшгульләре белән очрашуда сүзен шулай дип башлады. Бүген шәһәрдә 18 меңгә якын үзмәшгуль теркәлгән. Алардан тыш Казанда 81 меңнән артык кече һәм урта эшмәкәр исәпләнә.

«Һәр үзмәшгульне бала тудыру йортындагы кебек көтәбез»

Башкала мэры Илсур Метшин Казан үзмәшгульләре белән очрашуда сүзен шулай дип башлады. Бүген шәһәрдә 18 меңгә якын үзмәшгуль теркәлгән. Алардан тыш Казанда 81 меңнән артык кече һәм урта эшмәкәр исәпләнә.

– Саныгыз да үсә, продукциягезнең сыйфаты да яхшыра бара. Казан белән бергә үсәсез. Бизнесның әлеге сегменты үсүне барыбыз да тели. Ил хөкүмәте дә моңа зур игътибар бирә. Шуңа да теләк-тәкъдимнәрегезне без ишетергә әзер, – дип мөрәҗәгать итте мэр чарада катнашучыларга.   
Үзмәшгульләргә бизнесларын үстерү өчен бүген ярдәм кирәк. Татар милли ризыклары җитештерүче Искәндәр Богданов банкларның үзмәшгульләрне эшмәкәрләр буларак кабул итмәүләре һәм алар белән эшләргә теләмәүләрен җиткерде. Шуңа да кулланучылар кредитын алырга туры килә, дип белдерде ул.
Аңа җавап итеп, Илсур Метшин, без банкларны алыштыра алмыйбыз, әмма ярдәм формаларын карый алабыз, дип, грантлар бирү мәсьәләсен кузгатты. Аныңча, 100әр мең сумга 100 грант бирү мөмкинлеген карарга була.
– Үзмәшгульләр һәм түрәләрдән торган махсус комиссия оештырып, чынлап та грантка лаекларны билгеләп, аларга шундый ярдәм күрсәтеп була, – дип, мисалга аяк киеме тегүче үзмәшгульне китерде мэр. – Яңа канун буенча, аяк киемен маркировкаларга кирәк. Аның өчен исә эшмәкәргә 200 мең сум торган җайланма алырга кирәк икән. Менә мондый суммаларны грант белән дә каплап булыр иде. Әлеге үзмәшгуль миңа нинди ярдәм кирәген төгәл мисал белән дәлилләп күрсәтә алды.
Елена исемле үзмәшгуль, пенсиягә чык­кач, балчыктан аксессуарлар ясарга керешкән. Җәй көне паркларга чыгалар, сәүдә үзәкләрендәге күргәзмәләрдә катнашалар, әмма барыбер сату өчен мөмкинлекләр җитеп бетми. Илсур Метшин аларның үзләренә кыюрак булырга, шәһәрдә уза торган чаралар турында алдан белеп, шунда катнашабыз дип мөрәҗәгать итүдән курыкмаска кирәк, диде. Ул ярдәмчеләренә һәр район башлыгына ун мәйданчык табарга кушып, шунда аренда түләвеннән башка гына үзмәшгульләргә сатарга мөмкинлек тудырырга дигән күрсәтмәсен дә җиткерде. Шәһәрдә көн дә спорт һәм мәдәни чаралар узып тора, аларда катнашу җае да бар, мәдәният сарайлары да эшләп тора, аларны да ярминкә оештыру урыны итеп карарга була, дип тә өстәде ул.  
Агач эшләнмәләр ясап сатучы Хәмит Нуров, без дә сувенир продукциясен туристларга сатар идек, әмма аларга «якынаеп булмый», диде. Мэр шәһәрнең 18 мең үзмәшгуле өчен Казан үзәгендә лареклар кую мөмкинлеге булмауны, ә биш ларекның бернәрсәне дә хәл итә алмавын әйтте. Сүзгә «Казанские сувениры» фирмасы генераль директоры Наталья Харченко кушылды. Ул шәһәрнең туризм комитеты белән берлектә республика җитештерүчеләре галереясын булдыру идеясе барлыгын әйтте.
Очрашу азагында Илсур Метшин үзмәшгульләргә үз алларына югарырак бурычлар куярга һәм шуңа омтылырга чакырды.   
Сүз уңаеннан: өй кондитерлары «Бәхетле» сәүдә челтәре белән берләшеп эшләргә булган. Аларның товарларын кибет киштәләреннән алырга да була инде, дип сөйләде безгә «Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге» генераль директоры Лиана Пахарева.
Әлеге инициатива белән «Бәхетле» кибете директоры Мөслимә Латыйпова үзе чыккан һәм фикер алышулардан соң ул үзмәшгульләр өчен җитештерү цехында 60 эш урыны булдырган.
– Ун-унике кеше эшли башлады да инде. Берничә төрдә торт һәм зефир эшләп саталар. Үзмәшгульләрдән цехта эшләгән өчен аренда хакы алынмый. Эш шартлары тудырылган, бу безнең өчен бигрәк тә мөһим иде, чөнки күпләп җитештерергә теләгән үзмәшгульләрнең өйләрендә мондый шартлар юк. Аннары санитария шартлары да үтәлергә тиеш бит. Бөтен кирәкле җиһазлар да урнаштырылган, продуктларына сертификатны «Бәхетле» бирә. Чимал да аларга күпләп сатып алына. Әзер товарны сатарга да проблема булмаячак, – ди Лиана.
Үзмәшгульләр бу товарларын өйдә дә эшләп сата ала, бернинди дә чикләүләр юк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading