16+

Саба районы волонтерлары вакытыннан алда туган балалар өчен сихәтле киемнәр бәйли

Саба районында эшләүче “Хәят” автоном коммерцияле булмаган оешманың “Көмеш волонтерлары” хәрәкәтендә катнашучылар вакытыннан алда туган балалар өчен кулдан киемнәр бәйли.

Саба районы волонтерлары вакытыннан алда туган балалар өчен сихәтле киемнәр бәйли

Саба районында эшләүче “Хәят” автоном коммерцияле булмаган оешманың “Көмеш волонтерлары” хәрәкәтендә катнашучылар вакытыннан алда туган балалар өчен кулдан киемнәр бәйли.

Әлеге проект Саба авылларын гына түгел, күрше районда яшәүчеләрне дә берләштергән.   
– Сабыйларга җылы йомшак оекбаш, жилет, шапка һәм пледлар бәйлибез. Аларны бәйләгәндә фәкать 100 процентлы йон җеп кулланыла, чөнки җитлекми туган балалар бик зәгыйфь була, организмнарында да җылы алмашы формалашмаган була әле. Шуңа да алар җылыга мохтаҗ, – ди "Көмеш волонтер" хәрәкәте,“Хәят” оешмасы әгъзасы Гүзәл Садыйкова.  

Аның хикмәте моның белән генә бетми әле. Табигый йон җепсел баланың аягына ышкылып, үкчәнең рефлект нокталарына массаж да ясалган кебек була. Моннан тыш, йон тукыма җиңелчә кычыттырып, аларга йоклап китеп суларга онытмаска кирәген дә искә төшереп тора икән.
– “Җитлекми туган балалар” проектына нигез унике ел элек салынган.   Андый сабыйлар аз түгел. Әйтик, республика перинаталь үзәгендә ай саен 80ләп бала вакытыннан алда дөньяга килә. Перинаталь үзәкләргә бәйләнгән әйберләр гел кирәк. Бөтен әниләр дә бәйли белми бит. Аннары аларның мондый вакытта бәйләү белән шөгыльләнергә вакытлары да юк, – ди Гүзәл.

Шуларны истә тотып, “Хәят” оешмасы йон тукыма сатып алу өчен акча җыюны оештырган. 600дән артык кеше финанс ярдәме күрсәткән.
– Аеруча Саба районы имам мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтовка, Саба аграр көллиятенә, районның балалар иҗаты үзәгенә, шулай ук блогерларга, җырчы Айгөл Бариевага рәхмәт белдерәсем килә. Шулай ук “Ханума” отеле хуҗалары Фәрхәт Ибраевка, Гүзәл Габбасовнага зур рәхмәт. Алар 120 йомгак италия җебе бүләк иттеләр. Барысы 200 мең сумлык җеп сатып алынып, волонтерларга таратылды. Бәйләгән киемнәрне юып, үтүкләп, “28 петель” клубына тапшырабыз. Аларны клуб вәкилләре перинаталь үзәкләргә тарата, – ди оешма активисты.  

Сабыйларга киемнәрне күбесенчә пенсия яшендәге апалар бәйли. Нәрсә һәм нинди үлчәмдә, ничек бәйләргә кирәген алар авыл мәчетенә җыелып өйрәнәләр.   
“Хәят” оешмасы җитәкчесе Гөлнара Фәтхерахманова сүзләренчә, Саба районында җитлекми туганнарга йон киемнәр бәйләү белән 120 волонтер шөгыльләнә. Алар – декреттагы әниләр, балалар һәм пенсия яшендәгеләр. Олыяздан – 13, 60 хуҗалыклы Түбән Утар авылыннан 50гә якын кеше, шулай ук Олы Шыңар, Йосыф-Алан, Калатау, Тенеки, Лесхоз, Юлбат, Кызыл Мишә, Шәмәрдән авылларында яшәүче урта-олы яшьтәгеләр буш вакытларын игелекле эшкә багышлый. Питрәч районының Шәле авылы да, Яшел Үзән лицее балалары да аларга кушылган. Хәтта Төркиядән бәйләп җибәрүчеләр дә булган.

– Явлаштау авылыннан 14 хатын-кыз мәчеткә җыелып та, өйдә дә ике атна эчендә 43 оекбаш, 19 жилет, 11 башлык, 5 плед бәйләдек. Арада иң өлкәнебез Равилә Халикова, аңа 77 яшь. Кич утырганда әле күкрәк сөте дә имә, күрә дә алмаган сабыйларны күз алдына китерәбез дә, күңелләр нечкәрә, эшкә рухландыра.

Барысы да исән калсын, һәр җанның сәламәтлеге өчен тырышулар бушка китмәсен иде. Бүтәннәргә кирәкле булып яшәү зур куаныч ул, – дип  сөйли Явлаштау авылы волонтерлары җитәкчесе Тәслимә ханым Сабирҗанова.  
– Бер комплектка 200 грамм җеп китә һәм ул баланы кризистан чыгарырга җитә. Бу киемнәр нәни тәнне җылытудан тыш сабые өчен өзгәләнгән әниләргә күңел җылылыгы да бирә. Алар үзләренең ялгыз түгел икәнлекләрен тоя, – ди Гөлнара Фәтхерахманова.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading