Алтай һәм Татарстан Республикасының авыл, районнарыннан бәйрәм бизәкләре
Алтай
Алтайда Сабан туе быел туризм-рекреация тибындагы «Бирюзовая Катунь» махсус икътисади зонасында узган. Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан. Президентка әлеге туристлык комплексының төзелү тарихы һәм аны үстерү буенча алдагы планнар хакында сөйләгәннәр. Россия Хөкүмәте карары белән 2007 елда ачылган «Бирюзовая Катунь» махсус икътисади зонасында бөтен тиешле инфраструктура бар, анда кунакханәләр, таудан чаңгы шуу комплексы, ясалма күлләр, «Сибирская монета» уен зонасы да урнашкан.
Рөстәм Миңнеханов та әлеге туристлык комплексына уңай бәя биргән. «Бирюзовая Катунь» махсус икътисади зонасы – гаять зур үсеш потенциалы булган уникаль объект», – дигән ул. Президент, Сабан туенда чыгыш ясаганда, Алтай җитәкчелегенә милли татар чапаннарын бүләк иткән. Алтай крае губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Виктор Томенко: «Сабан туе меңәрләгән еллар буена татар халкының кунакчыллыгын, юмартлыгын гәүдәләндерә. Бәйрәм өлкән буынның зирәклеген, яшьләрнең дәртен, көчен туплаган. Бу – бай тарихыбызны, мәдәниятебезне, милләтебезне чагылдырган чара», – дигән дип хәбәр ителә Татарстан Президентының рәсми сайтында.
Бәйрәмдә 130 кешедән торган Зәй делегациясе дә катнашты. Алар – бәйрәмне республика исеменнән төп оештыручылар. Алтай төбәгендә яшәүче 6700ләп татар өчен Татарстан кунаклары – көтелгән кунак. Сабан туе кунаклары татар халкының һәм Алтай краендагы милли оешмаларның бай мәдәнияте белән таныша алган, милли ризыклардан авыз иткән. Бәйрәмдә халык осталары ясаган, чиккән-теккән әйберләрдән күргәзмә дә оештырылган булган.
Балтач
Өч көндә Балтач районында үткәрелгән биш Сабантуйны күрергә насыйп булды. Берничә авылның Сабан туен күрү, чагыштырып карау күптәнге хыял иде. Иң элек төп уртаклыктан башлыйк. Гади халык өчен Сабантуй иң беренче чиратта туганнарны, классташларны, авылдашларны күрү, туганнарны җыйнау өчен бер мәйдан булып тора. Нәкъ менә күрү өчен. Шуңа игътибар иттем: кайберәүләрнең кемне дә булса күрәселәре килә, ә менә кул биреп күрешергә, хәл белешергә теләмиләр. Артистлар, сәүдәгәрләр, көрәшчеләр өчен Сабан туе – азмы-күпме акча эшләп калу мөмкинлеге. Акча эшләү дигәннән, үзем булган һәр бәйрәмдә капчык белән шикәр комы, гер күтәреп йөрүче бер үк хатын-кызларны да күрдем. Ярый әле Балтач якларында хатын-кыз мәйданга чыгып көрәшми. Кодрәтемнән килсә, мин алардан капчык та, гер дә күтәртмәс идем, бу уеннарны бөтенләй гамәлдән сызып атар идем. Шикәр комсыз да яшәп була кебек, сәламәтлегең бетсә, нишләргә кирәк. Бер ханым 50 кг капчык күтәреп сагыз чәйни-чәйни мәйданны 30 тапкыр әйләнде, аксый башлады, йөрәгем түзмәде – мәйданнан бөтенләй читкә киттем.
Сабан туенда иң яраткан күренешләрем: ат чабышы һәм көрәш. Атлар да кешеләр кебек – һәркайсының үз холкы. Шундый атлар бар, старт бирелә, ә ул чабарга теләми, киреләнә, бетте-китте. Бу юлы да район Сабан туенда бер ак ат туктады да калды. Әллә күзсенгән, әллә ачуы чыккан. Аннан соң көйләнеп китеп, назланып кына дистанцияне әйләнде һәм аны кул чабып каршы алдылар. Безнең татар халкы әнә шулай итеп иң соңгы килгән атны зурлый, бүләкләр бирә, нәзер әйтә. Нигә? Мәйданда бил биргән егетләрне алай зурламый. Көрәшне тәмамлап мәйдан уртасыннан чыгучы көрәшчеләрнең йөзләренә, күзләренә караганыгыз бардыр. Менә кайда ир-егетләрнең холкы тәрбияләнә. Гомумән, көрәш матур инде ул. Иң элек көндәше, судья белән кул бирешеп күрешә, аннан соң өзәрдәй булып көрәшә һәм тагын кул бирешеп саубуллаша. Кызганыч, шулай да хәрәмләшүгә урын кала. Төп бүләкне үз районына, үз авылына биргән дигән сүзләр ишетелеп тора. Әлбәттә, ул начар нияттән эшләнмидер... Туй үпкәсез булмый, диләр шул.
Соңгы елларда авыл Сабан туйларына артистлар чакыру киң таралды. Монда төрле фикер, төрле караш. Кем әйтә, нәрсәгә кирәк, ди. Икенчесе исә, күреп калырбыз, ди. Миңа калса, урыны белән дөрес итеп кулланганда, бу тәҗрибә дә бик кирәк. Булдыклы артист килеп авыл халкы белән уртак тел табып халыкны бер мәйданда җыйнап тота икән, начармыни? Чутай авылына Рифат Зарипов үз төркеме белән килгән иде. Мәйдан кырына килерлек түгел. Егетләр эстраданың матур үрнәген күрсәттеләр. Аннан алдагы көндә Чутайның күрше авылы Нөнәгәрдә дә булдык. Монда исә бәйрәмне авылдашлар җыйнап уздырдылар. Безнең Нөнәгәр Сабан туе калышмаска тиеш дигән күзлектәнме, бик тырышканнар. Спонсорларның акча гына биреп калмыйча, мәйдан уртасында кайнап йөрүләре, читтә яшәсәләр дә, авылның тормышыннан хәбәрдар булып торулары бик ошады. Шушы авыл егете Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Фаяз Шакиров төп батырга ат куйган, аннан тыш бүләкләр тапшырды. Раяз Фасыйхов та каядыр акча эшләргә дип китмәгән, авылдашлары янына кайткан.
Арбор авылында яшәп күп еллардан бирле данлыклы көрәшчеләр әзерләүче Дамир Годайдуллин укучылары район Сабан туенда биш призлы урынны яуладылар. Бик кечкенәдән яратып, үсендереп тәрбияли шул ул аларны. Арбор авыл егетләре Динар белән Алмаз бүләккә дип алып кайткан ике велосипедны, төп бүләкләр бирелгәннән соң, нәни көрәшчеләр арасында жирәбә сикертеп бирде. Беренчесе тырышлыкка булса, икенчесе бәхеткә димме. Балтач батыры булып та Дамир Годайдуллинның укучысы, Арбор авылы егете Айдар Хәйретдинов калды. Берничә ел туктап торганнан соң, Айдар соңгы ике елда үз районының иң көчле көрәшчесе икәнлеген кабат исбатлады. Ул мәйданга атлауга, Айдар чыга, дип, гөжләп ала халык. Менә шундый матур мизгелләрен күңелгә салып, киләсе Сабантуйларын исән-сау булып каршыларга язсын.
Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА.
Яшел Үзән
Футбол буенча бөтендөнья чемпионаты рухы Сабан туйларында да сизелде. Яшел Үзәндә бәйрәм кунакларын футбол тубы формасында пешерелгән чәк-чәк белән каршы алдылар. Сабан туена Кырымның Керчь шәһәреннән хөрмәтле кунаклар килгән иде. Алар рәхәтләнеп татарча биеде, милләтебезнең йолаларын, гореф-гадәтләрен, көнкүрешен чагылдырган татар ызбасын күреп чыкты, милли уеннарда катнашты.
Керчь шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Бороздин әйтүенчә, Кырымның Россиягә кушылуына инде дүрт ел, алар да Сабан туен яратып уздыра.
Бәйрәмдә гадәти булмаган тамашаларны да күрергә мөмкин иде: әйтик, яшел аланда осталар пычкы ярдәмендә агачтан төрле могҗизалар тудыралар. Күз алдында агач бүкәннең төрле әкият геройларына: тиенгә, аюга, кошка әверелүен карап торуы гаҗәп тә, кызык та. Футбол җанатарларына «Яшел Үзән уенда» дип исемләнгән махсус фотозона да оештырылган иде. Биредә күпләр селфи ясады, фотога төште. Балалар өчен Сабан туе аерым мәйданчыкта гөрләде. Бәйрәмне кызлар, малайлар сәхнәләштерелгән чыгыш – туплар уйнап башлап җибәрделәр, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин аларга ахырдан бер кәрҗин мандарин бүләк итте.
Сабан туенда төрле милләтләрнең җыр-биюләре яңгырады. Татарстанның керәшен «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле тамашачыга дәртле җырларын башкарды. Бәйрәмгә танылган җырчылар Дилә белән Булат Нигъмәтуллиннар, Винарис Ильегет тә килгән иде.
Көрәштә исә абсолют батыр булып Осиново бистәсеннән Фирдүс Зәйнуллин калды. Ул төзелеш кибетеннән 150 мең сумлык сертификат һәм тәкә белән бүләкләнде. Күпләр егетнең җиңүенә ихластан сөенсә, кайберәүләр канәгатьсезлек белдерде. Көрәш гадел, матур булды анысы, тик ел саен бер батырны күрү күпләрне ялыктырган. Ник дигәндә, Фирдус инде җиденче ел батыр кала. Калган егетләргә стимул юк, бәлки бер батыр калган көрәшчеләрне өч ел дәвамында уенга кертми торыргадыр, башкаларга да мөмкинлек бирергә кирәктер дигән фикерләр яңгырады. Батыр асты калган Яшел Үзән районы егете Айдар Әхмәтов исә икенче көнне Норлат авылында узган Сабан туенда, ике секунд дигәндә көндәшен алып салып, батыр калды. Ул телевизор һәм тәкә белән бүләкләнде.
Нинди генә уеннар юк иде авыл Сабан туенда: кашыкка йомырка кабып йөгерү, капчык сугышы, көянтә-чиләк белән су ташу кебек милли уеннар белән беррәттән, утын кисү, арбага йөк тутырып ташу, мотоблоклар ярышы да узды. Кызганыч, Норлат якларында ат асраучылар сирәк. Шуңа да ат ярышында катнашучы булмады. Киләчәктә авылда атлар күбрәк булыр дигән өмет белән, бәйрәмне оештыручылар мәйданга килгән бердәнбер атка бүләк тапшырды. Норлат Сабан туе җыр-бию, уеннар белән кичке сәгать тугызга кадәр дәвам итте.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Азнакай
Азнакай районының Беренче Май авылында да булды Сабантуй. Алланың рәхмәте белән, яңгыры да яумады, ялтырап, җылы кояшы да чыкты. Бәйрәмнең уеннары да, баганага менүчеләре дә, көрәшүчеләре дә, җырлаучылар да булды. Төп батыр булып исә шушы авыл егете Руслан Фазлыев калды.
Кызганыч, соңгы елларда Сабан туе асылын югалта башлады. Бу сүзләрне әледән-әле кабатлап торсак та, үз авылыңа турыдан-туры барып кагылганда аеруча да күңелне телеп ала. Сабантуй – милли бәйрәм. Шуңа да ул буыннан буынга тапшырылып килә торган йолалары, матур, бар көчләрен куеп әзерләгән сөрән җыюлары (бездә бәйрәм алдыннан бүләк җыюны әнә шулай атыйлар), ат чабышлары, чын көндәшләре булган ярышлары, мәйдан тоткан көрәш батырлары, көнне төнгә ялгап эшләгән хезмәт кешесен зурлау белән мактаулы булырга тиеш. Кызганыч, мондый матур күренешләр елдан-ел кими. Үз авылың турында начар фикер язу бик үк килешеп бетмәсә дә, әйтәсе сүзләр, җиткерәсе теләкләр шактый җыелды җыелуын. Авылда яшьләрнең аз булуы, җаваплы кешеләрнең үз эшләренә җавапсыз караулары, бердәмлек югалу – бәйрәмнең чын бәйрәм булып формалашып бетмәвенә менә шулар зур йогынты ясый.
Авыл кечкенә булса да, анда яшәүче халкы, фермаларында терлеге, анда көнне-төнгә ялгап эшләүче хезмәт кешесе, төрлесе төрле якка сибелешеп тә, шундый матур бәйрәмнәрдә авылдашлары, дуслары, сыйныфташлары белән очрашырга дип ашкынып кайтучылар бар. Иманым камил, бәйрәм тагын да оешканрак, тырышлык куеп оештырылган булса, халык аннан да күбрәк булыр иде. Елына бер тапкыр килә торган мондый милли бәйрәм «үттеме – үтте» дип кенә уздырылырга тиеш түгел ләбаса. Шулай да мин киләчәктә без кечкенә чактагы бердәм, матур, чын милли бәйрәмне күрүгә өметемне өзмим әле...
Сүз уңаеннан, бу атнада Азнакайның үзендә зур бәйрәм узачак. 23 июньдә Ык буе авыллары Сабан туе булыр дип көтелә. Ул Ык елгасы буенда урнашкан 14 районны берләштерәчәк. Анда Татарстан, Башкортстан республикалары һәм Оренбург өлкәсеннән кунаклар җыелачак.
Зөһрә САДЫЙКОВА.
Мингәр
Быелгы Мингәр Сабан туенда Көрәш буенча дөнья чемпионаты узды. Анда 40лап илдән барлыгы 150дән артык спортчы катнашты. Әлеге Сабан туе республикада үтә торган иң зур милли бәйрәмнәрнең берсе иде, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Чемпионатта җиңүчеләр җиде авырлык категориясе буенча билгеләнде. Чемпионатның барлык чемпионнары да Россия җыелма командасыннан иде. Көрәш буенча дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы составында Татарстан данын – 2017 елгы Дөнья кубогы иясе Азат Нурмөхәммәтов, көрәш буенча 2017 елгы Россия чемпионы Ренас Кәлимуллин һәм 2017 елгы Россия чемпионы Илмир Төхвәтуллин яклады. Командада шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән – Төмән өлкәсеннән Егор Егоян һәм Альберт Рәхмәтуллин, Башкортстаннан Айнур Сыртаев, Мари Элдан Муса Галләмов бар иде. Россия җыелма командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов булды. Ә абсолют батыр булып Муса Галләмов танылды.
Оештыручылар беренче урын алучыларга – 3 мең доллар, икенче урыннарга – 2 мең доллар, өченче урыннарга 1 мең доллар тапшырды.
Көрәш буенча дөнья чемпионаты махсус рәвештә Футбол буенча дөнья чемпионаты узган чорга туры китерелде. Бу төрле илләрдән футбол матчларын яктыртырга килгән журналистларны көрәш ярышларын да карарга алып барулары белән аңлатылды. Аргентина, Австралия, Бөекбритания, Испания, Һиндстан, Колумбия, Германия, Франция, Япония һәм башка ил журналистлары бәйрәмнең мактаулы кунаклары булды. Алар, татарча көрәш карау белән генә чикләнмичә, Сабан туе мәйданындагы уеннарда да катнашты. Көрәш ярышы концерт программасы белән үрелеп барды. Чит ил кунаклары өчпочмак, токмачлы аш, казылык, пылау һәм башка милли ризыклардан авыз итте. Аларга чәк-чәк һәм көрәшкә багышланган китапларны бүләк итеп бирделәр.
Журналистлар Мингәр Сабан туена «Казан-Арена» стадионында узган Франция – Австралия матчыннан соң бардылар. Юлда аларга гид инглиз һәм рус телләрендә милли бәйрәм турында сөйләде. Мингәрдә беренче эш итеп, Сөембикә манарасын хәтерләткән кунакханә комплексының биек бинасына карадылар.
Мингәр Сабан туе зур салют белән төгәлләнде.
Балык Бистәсе
Балык Бистәсе районында элеккеге «Татарстан» колхозына кергән Күки, Ямаш һәм Балтач авыллары Сабан туйлары түрендә алдынгы игенчеләр белән терлекчеләр торыр иде. Кызганыч, бүген бу матур күренеш юк.
Колхоз таркатылгач, игенчесе дә, терлекчесе дә бетте. Ләкин авылларда яшәүчеләрнең һәркайсы диярлек йә тракторчы, йә комбайнчы һәм, әлбәттә, терлекче. Шактый гаиләләр үзләренең пай җирләрендә җир эшкәртә, ура-суга һәм җилгәрә. Күмәк хуҗалык булып хезмәт куймаса да, авыл халкы Сабан туйлары оештырып, бер гөрләтеп бәйрәм итеп алырга һичшиксез лаеклы.
Балтач, Ямаш һәм Күки авыллары шәхси хуҗалыкларыннан күп сөт тапшыручылар, алдынгы укытучылар Сабан туйларында мәйдан түренә чакырылып бүләкләнде. Җирле үзидарәләр генә түгел, фермерлар белән бүген шәһәрләрдә яшәүче авылдашлар-эшкуарлар да мулдан әзерләгән бүләкләрне.
Балык Бистәсе районындагы Күгәрчен авылы Сабан туенда хатын-кызлар да, үзара көрәшеп (ир-атлар белән түгел), дөньяны шаккатыра. Күки, Ямаш һәм Балтач авыллары хатын-кызлары да күгәрченлеләргә махы бирә торганнардан түгел. Билләренә сөлге үк урамасалар да, күз ачып йомганчы, бүрәнәне кисеп чыгаралар, җилдереп кенә чиләк-көянтә белән су алып киләләр, әле мин сиңа әйтим, ирләрен аркаларына күтәреп, мәйданны урап йөгерәләр. Ир-атлар хатыннарын күтәреп йөгерергә батырчылык итмәде.
– Балтач авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан бердәнбер ветераныбыз калды, ул – Госман абый Мөбарәков. Без бүгенге тыныч тормышыбыз өчен ветераннарга олы рәхмәтле, – дип, фронтовикны мәйдан түренә дәште Балтач җирле үзидарә рәисе Харис Гатиятов.
Госман ага Мөбарәковның: «Хөрмәт күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт! Ил-көнебез тыныч булсын, Сабан туйлары шушылай гөрләп торсын!» – дигән сүзләрен халык дәррәү алкышларга күмде.
Сабан туеның баш батырлары булып Балтачта – Фәндүс Зарипов (Яңа Арыш авылыннан), Ямашта – Рәсүл Гыйззәтуллин (Биектаудан), ә Күкидә Питрәч районы кунагы Павел Семенов калды.
Дамир БӘДРИЕВ.
Комментарийлар