16+

"Сабантуйларда үзебез дә көрәшеп йөрдек...". Район башлыклары Сабантуйны уздыру турында ни уйлый?

Сабантуй буламы, юкмы? Башка елларда бу вакытларда милли бәйрәмебездә күңел ачкан халык, гел булмаса да, барыбер шушы сорау белән кызыксынып аладыр. Көрәшчеләр, җырчылар, алып баручыларны бигрәк борчый бу сорау.

Узган атнада "Шәһри Казан" Татарстан районнары вәкилләре белән бу хакта сораштыру да уздырды. Интертат электрон газетасы исә район башлыклары белән аралашып алган. Артык яңалык юк, ләкин берничә "глава" Сабан туеның Казанда булуына ишарә иткән.

Мәсәлән, Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин: "Белмим шул, бездә узмаячак. Барлык районнарда булмый, Казанда гына үтә дип беләм". 

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов: "Казанда була, ә районнарда — юк. Бездә дә, шул исәптән, уздырылмый".

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов исә Питрау да уздырылмас дигән фикер белдергән.

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин әле өметен өзми: "Сабантуйлар буламы, юкмы дип, халык һәрвакыт сорап тора. Без үткәрергә әзер. Рөхсәт булса, халыкның кәефен күтәрергә исәп бар. Июньдә булмаса, июльдә булыр. Сабантуйларда үзебез дә көрәшеп йөрдек. Ул минем иң яраткан бәйрәмнәремнең берсе. Балачактан көтеп ала идем, шуңа күрә, үткәрсәк, яхшырак булыр".

Сораштыруны биредә укырга мөмкин: Сабан туе — хезмәт туе: район башлыклары үткәрү-үткәрмәү турында ни ди?

Радик Сабиров фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading