16+

Сабантуйлар уздыру буенча зур инициативалар юк

Авылларда җирле хакимият һәм халык үзара килешү шарты белән бу бәйрәмнәр уздырылырга мөмкин. Бүген без бу мәсьәләдә активлык күрмибез

Сабантуйлар уздыру буенча зур инициативалар юк

Авылларда җирле хакимият һәм халык үзара килешү шарты белән бу бәйрәмнәр уздырылырга мөмкин. Бүген без бу мәсьәләдә активлык күрмибез

Бүгенгә Татарстан авылларында Сабантуйлары уздыру буенча зур инициативалар юк. Бу хакта онлайн-брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бүгенгә Сабантуйлар уздыру буенча ниндидер зур инициативалар юк. Ләкин Президент бездә булган бердәм традицияләрне, шул исәптән Сабантуйны да саклау мөһим дип саный. Шуңа күрә аны онлайн-форматта уздыру карары кабул ителде», — диде Лилия Галимова.

Сабантуй ТНВ телеканалында һәм «Болгар» радиосында трансляцияләнәчәк. Онлайн-форматта Сабантуйның бөтен мөһим мизгелләре, шул исәптән концертлар, көрәш һәм ат чабышлары күрсәтеләчәк. Трансляция иртәнге сигездә башланып кичке сигезгә кадәр дәвам итәчәк.

Галимова быел Татарстанда бары тик авыл Сабантуйлары гына уздырыла ала дип искәртте.

«Алдарак Рөстәм Нургалиевич [Миңнеханов] санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында шәһәрләрдә Сабантуйлары узмаячак дигән иде. Ә менә авылларда җирле хакимият һәм халык үзара килешү шарты белән бу бәйрәмнәр уздырылырга мөмкин. Бүген без бу мәсьәләдә активлык күрмибез», — диде Лилия Галимова.

Алдарак Рөстәм Миңнеханов авыл Сабантуйларын иң дөрес һәм чын бәйрәм ди санавын әйткән иде. 

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading