Тумышы белән Илназ Чирмешән районының Керкәле авылыннан. Гаиләдә алтынчы бала. Әмма аңа яшьтәшләре кебек ике аягында ныклап басып йөреп, футбол уйнау, тимераякта, чаңгыда шуу, велосипедта җилдерү насыйп булмый. Дөньяга килгәндә үк чалыш аяклы булып туа. Ни кызганыч, әтисе Фарашның да аягы шундый булган. Шуңа да карамастан, тулы канлы тормыш алып барган, авылда ихтирамлы кеше саналган, гаилә корган, үз эшен булдырган. Улының кимчелекле булып туганын ишеткәч тә, миллионнар таләп ителсә дә, аякка бастырам, дигән.
Илназга яшь ярым булгач, Хәйдәр Гаффаров дигән ортопед-травмотолог аңа операция ясап, аягына бастыра. Шунысын да искәртергә кирәк, мондый катлаулы операциягә күпләр алынмый. Илназның бәхетенә исә Хәйдәр Гаффаров тәвәккәлләп карый.
Операциядән соң шактый вакыт аягына ботинкага охшаш махсус аппарат киеп йөри. Аннан бер-ике ел салына торган гипс кияргә мәҗбүр була. Бераздан махсус заказ белән аяк киеме тектерәләр.
– 18 яшькә кадәр кидем мин аны. Биек балтырлы ямьсез һәм авыр иде ул. Анысына гына түзәсең, иң кыены – аягыма төртеп күрсәтеп, үчеклиләр иде, – дип искә ала ул.
Газыймовларга шактый сынаулар кичерергә туры килә. Ике тапкыр йортлары яна. Илназга өч яшь булганда, әтиләре үлеп китә. 38 яшьлек әниләре берсеннән-берсе кечкенә алты бала белән тол кала.
– Авыр яшәдек. Әмма сынатмадык, яшьтән үк эшли башладык. Барыбыз да үз аягында нык басып тора. Әниебез исән-сау, бертуганнар үзара дус булып, матур итеп яшибез, – ди Илназ.
Аягындагы кимчелеге аркасында өйләнер алдыннан да каршылыкка очрый. Булачак хатыны Ләйсәннең әти-әнисе кызларын сәламәтлеге ягыннан проблемасы булган кешегә кияүгә бирәселәре килми. Тик Ләйсән үз карарында нык тора һәм яшьләр өйләнешәләр. Илназ иң яраткан кияүгә әйләнә. Бүген алар ике кыз һәм бер ул үстерәләр. Тик тулы бәхет өчен Илназга бу гына җитеп бетми. Аның башкаларга да ярдәм итәсе килә. Гаилә корган, үз эшен булдырган ир күптән уйлап йөргән ниятен – үзе кебек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен җәмгыять булдыру максатын тормышка ашырырга була.
– Сәдака, күчтәнәч биреп кенә түгел, аларны туплап тора, җыелып аралашырга, нәрсәдер белән шөгыльләнергә мөмкинлек булдыра торган бер урын кирәк иде, – ди ул. – Безнең авылда ДЦП диагнозлы Абелҗалид бабай бар иде. Ялгызы гына иске агач йортта яшәде. Аралашыр кешесе юк иде. Менә шуны күздә тотып та уйланган эш булды ул. Авылга бер кайтуымда кычытканнар арасында ята иде ул. Нәрсә булды дим. Күзләрем күрми ди. Аны Әлмәттәге бер хастаханәгә урнаштырып, күзенә операция ясаттык. Бер күзен генә коткарып кала алдылар. Аны картлар йортына урнаштырырга туры килде. Тик анда озак яши алмады. Тәрбия булгач, әле яшәр дигән идем. Ярый, үлеп, кадерсезләнеп ятмады.
2014 елда район администрациясеннән бер бина алып, Илназ хатыны белән шунда ремонт ясарга керешә. Оешмаларга, эшмәкәрләргә барып, теләктәшләр эзли. Әмма аны аңларга теләмәүчеләр дә була. Якыннары да, авыр эшкә алындың, дип уеннан кире кайтырга үгетлиләр. – Эшмәкәр булгач, бер бизнестыр инде дип уйлаучылар да булгандыр. Инициатива күрсәтсәң, башкалар да кушылыр дигән өмет тә бар иде. Соранып йөри торгач, ниятем ихлас булуын күргәч, ярдәм итүчеләр дә табылды. Дүрт ай документлар артыннан йөрдем. Беренче ике ел бик авыр булды. Әмма чигенәсе килмәде. Бу эш бик күп көч, вакыт таләп итә. Инвалидларны барлап, чакырып, алар өчен төрле чаралар уздыра башладык. Дельфинарийга бардык, Казаннан курчак театрын чакырдык, спорт ярышлары уздырдык. Безнең үз скверыбыз, чишмәбез дә бар, – ди ул.
Меңәр тираж белән "ИнваЛИДЕР" дигән газета да чыгарган әле Илназ. Инвалидларның хокуклары, яшәү шартлары һәм үзләренә булышкан кешеләр турында язып, газетаны авылларда бушка тараткан.
Комментарийлар