Шәһри Казан

Сагынабыз, юксынабыз сине, ИЛФАК!

Хезмәттәшебез, каләмдәшебез, дустыбыз Илфак Шиһаповның бүген туган көне. Аңа 51 тулган булыр иде.

2 ел без инде ансыз яшибез. Һәрчак көр күңелле Илфакның үлеменә әле дә күңелләр ышанмый. «Шәһри Казан»ның озын коридорларын яңгыратып көлеп, көр тавышы белән комплиментларын әйтеп, килеп керер төсле. Сагынабыз, юксынабыз сине, Илфак! Урының җәннәттә булсын!

«Шәһри Казан» газетасында төрле елларда басылып чыккан язмаларының берничәсен сезгә тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз. Аларда Илфакча ихласлык, күзәтүчәнлек, беркемгә хас булмаган фикер сөреше...

Авыл ни өчен көлә?

 Чүп ташларга чыккан саен, исем китеп керәм. Шәһәр шәһәр шул инде, артык нәрсәне фатирда бик сакламыйлар. Халык күпме генә зарланса да (без, оҗмахка эләксәк тә, зарланырга сәбәп табар идек), кием-салым, җиһаз-мазар ише нәрсәләрен гел алыштырып тора, искесен чүплеккә ташлый тора. Сакчыллык бик үк хас нәрсә түгел безгә. Авылда да элекке экономияләү, әйберне саклау өлкән буын белән бергә китеп бара бугай.

...Егерменче гасыр башы. Революциягә кадәрле еллар. Безнең як авыллары ул чорда Бөгелмә өязенә кергән, авыллардагы күпчелек халык аксөяк канлы – күбесе хәрби хезмәттә булып кайткан. Бер елны иген уңмый. Корылык. Кышны исән-сау чыгалар чыгуын, тик язга чәчүгә орлык бик аз, күпләрнең чәчәргә запасы юк. Акчага да кытлык. Хөкүмәт авыр хәлдәге авылларга ярдәм итеп акча, симәнә бирә икән дигән сүз килеп ирешә авылга. Авыл запаслы яшәргә өйрәнгән, барып сорап карарга булалар. Моның өчен Бөгелмәгә, өяз кәнсәләренә барырга кирәк. Русча белгән үткенрәк кешеләр авылда кемнәр? Билгеле инде, солдат хезмәтен үтеп кайтучылар. Гөрнәдердәй таза, үткен биш ирне Бөгелмәгә – акча сорарга юллыйлар. Китәләр абзыйлар, Бөгелмә бу авылдан 60 чакрымнар, барып җитәләр, кәнсәләр янындагы бүрәнәләр өстенә барып утыралар да ничегрәк керәсе, ничегрәк сорыйсын уйлашып, тәмәке төреп кабызалар. Бишесе дә көйрәтә, гаскәри хезмәттә өйрәнеп кайтканнар. Утыралар абзыйлар шулай уйлашып... Бермәлне болар янына кәнсәләрдән бер кеше чыга. Нәчәлство икәне күренеп тора инде, киенүе үк башка.

– Кайлардан килдегез абзыйлар? – дип дәшә ул ирләргә.
– Фәлән-фәлән авылдан.
– Ни йомыш?
– Менә авылда чәчүгә орлык аз, ярдәм кирәк иде.
– Нигә сатып алмыйсыз?
– Акча юк...
Кәнсәләрдән чыккан кеше елмаеп куя. Авылда аны өязнең иң зур нәчәлниге дип сөйлиләр иде, дөресендә кем булгандыр – анысы хәзер билгесез.
– Юк, абзыйлар, – ди ул, бераздан. – Сезнең хәлегез әле авыр түгел, без бик авыр хәлдәге авылларга гына ярдәм итәчәкбез. Ә сезнеке әле түзәрлек.
Абзыйлар торып баса, кызып-кызып үзләрендә бик авыр икәнне исбатлый башлыйлар, өяздә авылның чын хәлен белмәүләренә сылтыйлар. Кәнсәләрдән чыккан кеше аларны тиз туктата.
– Менә карагыз, – ди ул. – Сез килдегез, бүрәнәләргә менеп утырдыгыз. Бөтенегез тәмәке төреп кабызды. Тәмәке тамак туйдырмый, димәк, сез әле ач түгел. Монысы, беренчедән. Икенчедән, һәркайсыгыз тәмәкене үз шырпысы белән кабызды. Хәлегез чыннан да авыр булса, бөтенегез бер шырпыдан кабызыр иде. Димәк, авыр түгел авылыгызда хәлләр. Шуңа күрә барыгыз, кайтыгыз, абзыйлар. Хәлегез чыннан да авырайса, килерсез...

Абзыйлар нишләсен, кайтып китә. Шул чаклардан безнең авылларда, әлегә һәркайсыбыз үз шырпысы белән, димәк, яшәргә була дигән гыйбарә йөри иде.

***

«Без, оҗмахка эләксәк тә, зарланырга сәбәп табар идек»

Реклама

«Мисырныкы түгел, үзебездә үскәне әйбәтрәк»

Матур килде узган яллар. Яңгыр яуган җир булмады бугай республика тирәсендә. Казанда эш күп булып, авылга кайта алмадым. Эш дигәнең ял икәнен белми бит ул. Әле теге нәрсә килеп чыга, әле бу нәрсә. Редакторыбыз Гөлнара Сабировага шалтыратам. Элемтә начар. Шытырдаган тавышлар арасыннан Гөлнараның: "Мин авылда әле, бәрәңге алабыз, соңрак шалтыратырмын", -  дигәне ишетелде.  Әһә, минәйтәм, Аксубай ягында бәрәңге яхшы чыга диләр, болар рәхәтләнә икән. Димәк, ач калмыйлар. Соңрак тагын шалтыраттым редакторга.

- Гөлнара, син бәрәңгене күп ашыйсыңмы? - дип сорыйм.  Бераз уйланып торгач:
- Ике атна элек ике кило алып кергән идем, үреп-йомшап бетте бугай инде ул, - диде Сабирова.

Язылып бетмәгән бер язма буенча Рәмис Латыйповка шалтыраттым.
- Кукмарада әле без, бәрәңге алып ятабыз, -  диде ул тонык тавыш белән. Рәмиснең арыганлыгы сулышыннан ук сизелә иде. Марат Кәбировкә шалтыраттым. Монысының телефоны, гомумән, дәшмәде. Илеш районында телефон тотмый торган урыннар байтак шул. Боларын да көн саен кәстрүл-кәстрүл бәрәңге ашап утыра дисәләр ышанмыйм. Ияләнелгән гадәт буенча утырталар, алалар. Чөнки каладан авылга бәрәңге алырга кайту - үзе бер йола.

Бәрәңге,бәрәңге... Бәрәңгегә багышлап берничә җыр иҗат иткән халыклардан - татар берүзедер, мөгаен. "Йодрык кадәрле, йомры гаүдәле..." , Яки "Тәгәрәткә-ә-н бәрәңге-е-е" дип без генә суза алабыз кебек тоела миңа. Хәер, бәлки ялгышамдыр, тик шулай да. Кечкенә чакта, 40 сутыйлы бакчаны тутырып утырткан бәрәңгене казып алып, берничә сортка бүлеп (кайсысы симәнәгә, кайсысы көздән ашарга, кайсысы язга кадәр торырлык), базларга салгач әбинең: "Ходайга шөкер ,быел да ач калмыйбыз", - дип шатланганына сәерсенә идем мин. Чөнки ул чакта  авылдагы төп ризык нигездә бәрәңге белән ит булса да ,ашарга башка нәрсәләр дә бар  иде. Җәен без интегә-интегә баздан үргән бәрәңгене кире чыгара идек. Ярарлыгы - малга туралган инде, калганы – чүплеккә. Чөнки бәрәңгенең яңасы өлгерә, базны яңа уңышка әзерләргә кирәк. Тик бәрәңге әле ул чакта изге нәрсә иде. Кышын базыңда бәрәңге черү – үзе бер трагедия иде. Ә бәрәңгене утырту яки алу -  олы йола, ритуал иде. Теге колорадо коңгызы дигән зәхмәт тә күренми иде әле ул чакта, җәен бәрәңгене утау, күмү, матиклау, кәтмәнләү – төрле җирдә төрлечә әйтәләр - авыр булса да ,гаиләне еллык ризык белән тәэмин итүнең бер өлеше дип кабул ителә иде.

40 сутыйдан җыеп алынган бәрәңгенең вагын берәмтекләп чүпләп, пешереп, төеп  әз генә икмәк белән бутап тавыкларга ашаталар иде.  Хәер, бакчасына чөгендер утыртмаган кеше бәрәңгене малларга да турый иде. Бәрәңге утырмаган, үстермәгән татар гаиләсе булмагындыр дип беләм. Хәер, хәзер дә шулай. Бераз кадере китте кебек бәрәңгенең. Чөнки бүтән төрле ризык күп.  Элек ул шул ук карабодай ярмасын танышлык аркылы  гына   Азнакай якларыннан алдыру бар иде. Хәзер андый проблема юк.

Бәрәңгенең иң абруйлы чагы үзгәртеп кору елларында булгандыр ул.Чөнки кибетләрдә сатып алып ашар нәрсә калмады һәм шул чор халыкны бәрәңгедән дисәләрчә төр ризык әзерләргә, гомүмән бакчасында бик күп төрле яшелчә үстереп ,аны кышка төрлечә әзерләргә өйрәтте бугай.

Әйткәнемчә, хәзер бераз төште бәрәңгенең абруе. Тик шулай да авылларда  шактый кеше зур бакчасына печән, башка яшелчә чәчкән булса да , төп культура бәрәңге әле.
Нәрсәгә шул кадәр утыртканбыздыр, хәзер балалар да алып китми, шул элекке гадәт буенча чиләнәбез, -  инде дип зарлана күрше апа.

- Ашалса аена бер чиләк ашаладыр, -  ди якын бер иптәшем. Алай да утырта татар бәрәңгене. Чөнки ул запаслы булырга өйрәнгән, чөнки әби-бабалары күргән берничә ачлык - аның генннарында.

Быел җәй  Америка акчасына яшәп ятучы бер татар сайты кызыклы гына материал язды. Анда  ике  егет Балык Бистәсе тирәсендә микән, авыл халкыннан сораштырганда,   халык  Мисыр бәрәңгесе ашавын әйткән. Шул урынны сүзен-сүзгә китерим әле:
 "Быел җәй башында корылык булу сәбәпле бу авылда күпләрнең бәрәңгеләре тишелмәгән. "Мисырдан китерелгән бәрәңгене бик яратып ашыйбыз", ди авыл халкы. Моңа кадәр кыяр белән помидордан кала барлык яшелчә дә Европа илләреннән китерелгән булган." Материал август башында язылган. Иренмичә Балык Бистәсе, Теләче, Мамадыш якларындагы танышлардан сораштым - бәрәңгенең начар булуыннан артык зарланучы булмады. Аннан быел яз бәрәңге тишелмәү белән җәй уртасында Мисыр бәрәңгесе ашауның ни бәйләнеше барлыгы да аңлашылмады.  

Әлбәттә, без дә бәрәңгене сатып алгалыйбыз. Чөнки  шәһәрдә асфальтта үсми ул, ә авыл ерак - анда базда бәрәңге җитәрлек булса да, еш кайтып булмый. Алай булса да, без Мисырда үскән бәрәңге сатып алмыйбыз. Базарда үзебезнең татар абый-апалары саткалап тора - шулардан алабыз. Татар әллә нинди уңышсыз елларда да бәрәңгене җаен табып үстерә ул.  

 Лаеш районының Хәерби авылына кайткан идек, кичен бөтен авыл өстен зәңгәрсу томан баскан, бөтен җирдә яндырылган бәрәңге сабагы исе. Көлдән аралый-аралый,  көлгә күмеп пешерелгән бәрәңге ашыйсы килеп китте. Нишлисең, балачактан канга сеңгән нәрсә гомер буе онытылмый бит ул.

Әз утырта  халык бәрәңгене, элеккедән күпкә әз. Заманасы шуңа этәрә. Башка ризык күп. Дәрәҗәсе бераз төшсә дә, диетологлар әйткәнчә, тазартса да - булсын инде ул базларда бәрәңге. Үзебезнең ярмалы бәрәңге. Ниндидер чүлле Мисырлардан китерелгән бәрәңге ашарга язмасын инде безгә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: