16+

Сагынып сөйләргә генә калды

Инешнең бозлары китеп, яшел чирәм борын төрткәч, Югары оч белән Аргыяк­ның яшь-җилкенчәкләре инешкә төшә идек. Бездән алдагылар да шунда җыелган, бездән соң да дәвам итте әле ул. Кыс­касы, «вечер» ясыйбыз, хәзергечә әйтсәк – дискотека.

Сагынып сөйләргә генә калды

Инешнең бозлары китеп, яшел чирәм борын төрткәч, Югары оч белән Аргыяк­ның яшь-җилкенчәкләре инешкә төшә идек. Бездән алдагылар да шунда җыелган, бездән соң да дәвам итте әле ул. Кыс­касы, «вечер» ясыйбыз, хәзергечә әйтсәк – дискотека.

Монда яшүсмерләр генә һәм ике урам гына җыела. Бөтен авыл, Изел печәненә чыкканчы, кич саен җыелып «вечер» уйный торган болын әле су астында. Ә безнең инеш буендагы ямьлелек! Яз бит, яз, бөтен дөньяга яз хуҗа. Шундый матур кичтә ничек җаның чыдап өйдә утырасың инде!

Ике урамга гына күпме кызлар-­егетләр бит! Кызлар-егетләр дигәч тә... әле балалыктан чыгып та бетмәгән, ну барыбер зур кеше буласы килгән 8-10нчы класс­лар инде без. Яңа канат-каурый чыгарган каз бибиләре шикелле. Мин каз бибиенең әнә шундый чагын яратам, канат-каурыйлары чыккан, үзе шундый ыспай, әнисе артыннан гына ияреп йөрми, әзрәк уңга-сулга да күз төшереп ала. Бер канат-каурые тырпаймаган, һәммәсе үз урынында. Әнә кызларның да 15-17 яшьтә шундый чаклары бит инде! Күңел каядыр җилкенә. Кая булсын инде?!. Инешкә – «вечер» ясарга.


Ике урамга бер инеш, Аргыяклар төшә үз якларыннан, без төшәбез үзебезнең яктан. Гармун белән Рафаэль төшә Аргыяктан. Харис абыйлар бакча башындагы «пятачок»ны гөр китерәбез. Бер талаш-тарткалаш юк, бер бүләр әйберебез юк. Инеш уртак, әле без җыелганда инде баерга әзерләнгән кояшыбыз уртак, аңа алмашка килгән күктә балкыган түгәрәк аебыз уртак. Тамак тук, өс бөтен, аякта – бутый. Өстә кемдә нәрсәдер инде. Катлы-катлы булмаса да, бер катка өстә дә бар, Аллага шөкер.


Яңа канат ныгытып килүче каз бибиләре һәр кич саен инеш буена җыелабыз. «Наза»лы уйныйбыз, каен да яндырабыз. Күпме матур такмаклар белә идек!
Чиләктә була капкач,
Ничә сәгать талаштыгыз,
Капка төбенә кайткач.


Нинди талашу?! Артыңнан ияргән егетне җиткермәскә тырышып чаба-чаба кайтасың да, борын төбендә үк капка келәсенә басып, шалт кына капкаңны ябып кереп китәсең...


Аннан көнгә караңгылык капкач, учак ягып җибәрәләр егетләр, танцевать итеп алабыз. Хәтер түрендә матур истәлек булып калган кичләр!
Ә бер кичне үзебезнең урам ягыннан әкрен генә бакча сукмагыннан төшеп килгән берәүгә игътибар иттек. Түбәнгә дә төшмәде ул, безнең янга да килмәде, сукмак башында бераз басып торды да киредән кайтып китте. Беркөн төште ул, ике көн, өч көн.


Без инде аны таныган идек. Нәфисәттә, Нәпи тәтә, Әхәт Нәпие.
Нәрсә калган аңа? Әби кешегә. Өченче көнне читтән карап торучыларга чыккан такмакны багышладык Нәпи тәтә-Нәфисәттәгә. Дүртенче көнне күренмәде Нәпи тәтә. Усал карчык иде, соңыннан тотып иманны укытыр­мы дип, шүрләп тә йөрдек әле. Юк, орышмады Нәфисәттә. Ничә очрашып та бер сүз дә әйтмәде.
Инештәге ул кичәләрдән соң ярты гасыр гомер кичкәч, бүген үземне Нәфисәттә урынына куеп карыйм да уйга чумам.

Юк, безне тикшереп төшмәгән икән ул Нәфисәттә бакча сукмагыннан, ә үзенең еракта калган яшьлеген сагынып төшкән икән бит. Ә безгә – сары томшыклы каз бибиләренә – мәңге-мәңге яшь булырбыз, ә Әхәт Нәпие гомер буе шулай карчык булгандыр шикелле иде. Ә гомер аккан сулардан да тизрәк ага да китә икән лә ул. Инеш буена яшьләр җыелса, әллә без дә, таякка таянып булса да, бер бакча башларын әйләнеп кайтыр идек лә ул.
Без ямьләндергән ул кичләр сагынып сөйләргә генә калды шул инде.

 

Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading