16+

Сак булыгыз, түбәдән боз сөңгеләре ишелеп төшмәсен!

Шәһәр халкы кайбер коммуналь хезмәтләрнең йорт түбәләрен чистартмауларына канәгатьсезлек белдерә. Алар әйтүенчә, кайчак, өстән кар төшү куркынычы булган урынны махсус лента белән урап та алмыйлар.

Сак булыгыз, түбәдән боз сөңгеләре ишелеп төшмәсен!

Шәһәр халкы кайбер коммуналь хезмәтләрнең йорт түбәләрен чистартмауларына канәгатьсезлек белдерә. Алар әйтүенчә, кайчак, өстән кар төшү куркынычы булган урынны махсус лента белән урап та алмыйлар.

Кар сөңгеләреннән узып баручы җәяүлеләр дә, йорт янында калдырылган автомобильләр да зыян күрергә мөмкин. Шул ук вакытта халык үзе дә еш кына гамьсезлек күрсәтә - куркыныч зонада колакчаларын элеп, капюшон киеп йөри.

23 гыйнвар көнне Саратовта фаҗигале төстә 11 яшьлек малай һәлак булган, аның өстенә биш катлы йорт түбәсеннән боз өеме төшкән.
Тикшерү комитетының Саратов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе тикшерүчеләре тикшерү башлаган. Бу казада гаепле затлар катгый рәвештә законлы җәзага тартылырга тиеш. Ышанам, тикшерү чаралары барышында булган хәлгә объектив бәя биреләчәк, дип белдерде Саратов башлыгы Михаил Исаев.

Казанда исә бер көн эчендә өч кеше түбәдән боз төшү нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч очракның барысы да якшәмбе көнне, 24 гыйнварда килеп чыккан. Зыян күрүчеләрнең бөтенесе дә ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать иткән.
61 яшьлек ир-атның, түбәдән боз төшеп, борыны җәрәхәтләнгән. Моннан тыш, түбәдән төшкән кар 53 яшьлек хатын-кызның умрау сөяген сындырган. 17 яшьлек үсмернең йорт түбәсеннән боз сөңгесе төшү нәтиҗәсендә баш мие селкенгән.

ТР Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, шәһәр прокуратурасы әлеге очраклар уңаеннан тикшерү башлаган. Кешеләр кайсы идарәче компаниясенә караган биләмәдә җәрәхәт алган булса, шул оешмаларның эше тикшереләчәк.

«Идарәче компанияләр яки административ биналарның милекчеләре куркыныч участокларны вакытында ябарга, йорт түбәләрен кар һәм боздан чистартуны кайгыртырга тиеш. Бу җирле әһәмияткә ия мәсьәлә, шуңа күрә муниципаль хакимият органнары тарафыннан тиешле контроль тәэмин ителүе шарт», - дип хәбәр итте Руслан Галиев

24 гыйнвар көнне социаль челтәрләрдә Әлмәттә бина түбәсеннән ишелгән карның машина капотын җимерүе турында хәбәр таралды. Фәхретдин урамында урнашкан 57В/2 нче йорт түбәсеннән янәшәдә урнашкан автомобильләргә кар ишелеп төшкән. Бу хактагы видео социаль челтәрләрдә 24 гыйнвар кичендә урнаштырылган.
Кар машина түбәсен яньчи һәм ике автомобильнең тәрәзәсен ваткан.( Фотолар http://almetievsk-ru сайтыннан алынды)
"Русло" идарә компаниясенә түбәдән кар чистартуларын сорап мөрәҗәгать иттек, күргәнегезчә, чистартмаганнар", - дип шәрехли видеода бер егет. https://vk.com/video-19102560_456247093
Социаль челтәрләрдә фикерләр аерылган. Кайберәүләр зыян күрүчеләрне кызгана. Башкалар машина хуҗалары үзләре гаепле, дип яза. Көннәр җылытты һәм явым-төшемнәр сәбәпле түбәләрдән боз төшү ихтималы бар, шуңа күрә алдан уйларга һәм машиналарны куркыныч урыннардан ераграк куярга кирәк, ди социаль челтәрләрдән кулланучылар.  Җитмәсә, күп кенә идарә компанияләре йортка кисәтү элүдән һәм хәвеф булган урынны тасма белән әйләндереп алудан ерак уза алмый. Шуңа күрә бәла-казага тарымас өчен һәрвакыт уяу булу зарур. Чөнки артык зур булмаган ике килограммлы боз сөңгесе дә түбәдән сәгатенә 60 километргача тизлек белән очып төшә икән. 

Фото: http://zamansulyshy.ru

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X