Икенче ел инде пандемия һәм аңа бәйле чикләүле тормыш дәвам итә. Әлеге афәт бөтен өлкәләргә дә үтеп кереп, тормыш агышын башка төрлегә үзгәртеп, үзенең эзен калдыра бара. Тагын нәрсәләр булып бетәсе әлегә билгесез.
Кулларны ешрак юа башладык инде ансы, адәм баласы әзрәк җыйнаклана төште. Теләсә нәрсәне тотып-капшап карау теләге дә юк, кулга-кул бирешмичә генә исәнләшеп, кыргыйларча борын очларын тидерешеп кенә үбешә дә башласак... Саклану чаралары һәр очракта, бөтен җирдә булырга тиеш. Интим өлкәсе элек тә төрле чирне тарату өчен иң кулае иде, ә ишек тоткасына да бишбармаксыз кагылырга ярамаган пандемия чорында үбешү дә бик куркыныч. Аллам сакласын, пәп кенә иткән идем диярсең... Ярый ла ул берничә дистә ел иңгә-иң терәп гомер кичерүчеләр теләсә нишләп йөрмәс, аларның аек акыллылыгына ышаныйк та ди. Ә яшьләр, буйдаклар нишләргә тиеш? Борын очларын тидерешеп кенә дә йөреп бетеп булмый. Әле ул очракта да “борын очың юеш иде” дияргә тагын бер сәбәп инде хатын-кызларга. Бер бәланың икенчесен тартып китерә торган гадәте бар шул.
Бер дә кызык хәл түгел әле бу. Әлеге теманы өйрәнүчеләр белдергәнчә, карантин вакытында якынлык кылу активлыгы да кимегән икән. Югыйсә, өйдә утырганда, мөмкинлек күбрәк кебек. Сораштыруда катнашучыларның күбесе белдергәнчә, ир белән хатын сирәгрәк күрешкәндә якынлык ешрак була икән. Тауның мәһабәт икәнен күреп соклану өчен ераккарак китеп караган кебек инде бу. Көне буе һәркайсы эштә булып, кич белән генә күрешкәндә, ләззәтләнү дә тәмлерәк, димәк. Карантин бетсә дә, пандемиягә хәтле булган дәрәҗәгә менеп җитә алмый икән әле сексуальлек дигәнең. Шунысы куандыра – хәлләр бөтенесендә бер чама икән, Көнбатышта та ләззәтләнүчеләр саны кимегән. Чит илләрдә өлкәннәр өчен генә булган видеолар караучылар күбәеп киткән. Кайбер сайтлар, аларның хәленә кереп, хәтта акча да алмый башлаганнар. Бездә киресенчә, андый “оят”сыз нәрсәләрне караучылар кимегән. Нишлиләрдер инде безнекеләр?.. Югыйсә, барысы да кеше өчен, барысы да кешелек куркынычсызлыгы өчен эшләнә бит, шуны да аңламагач инде.
Икенче яктан, өйдә утыручылар сирәгрәк яратышса да, очраклы элемтәләр, никахсыз гына туган балалар саны да кимергә тиеш кебек. Әлбәттә, болай уйлау артык беркатлылык. Дуңгызга саз бетми. Беренче айлардагы шок хәленнән айныгач, адәм баласы урамга чыга башлый, ә анда аның кебек үк шок хәленнән айный башлаганнар йөри. Бөтенесенең дә борынга борын гына тидереп аласы килмидер... Өйдә утырып кына хыянәтләр, очраклы элемтәләр бетәчәк дип өметләнергә кирәкми. Ана сөте белән кермәгән нәрсәне порошоктан ясалганы гына һич кертеп бетерә алмаячак. Бикләндең ни, бикләнмәдең ни... Кем куар-код сорап торсын ул очракта?
Мондый хәлләр болай да бик мактанырлык булмаган демография өчен дә файдага түгел. Өстәвенә, яшьрәк буын хәзер гаилә кору, бала табуны пандемия беткәнчегә хәтле кичектереп торырга мәҗбүр. Аек фикер йөртә белгәннәре инде, әлбәттә. Ә аның кайчан бетәсе билгесез. Пандемиягә хәтле бөтен эшне эшләп бетерәсе булган икән, йөре инде хәзер куар-кодыңны тотып...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар