16+

Сакура чәчәк атты

Сакура дигәч тә, күз алдына Япония килеп баса. Чөнки сакура ул япон чиясе инде ул.

Сакура чәчәк атты

Сакура дигәч тә, күз алдына Япония килеп баса. Чөнки сакура ул япон чиясе инде ул.


Ләкин әлеге фотода ерак япон иле түгел, ә Чистай балалар китапханәсе бакчасы сурәтләнгән. Сакура  9 майны көтеп торып, нәкъ көнен туры китереп  чәчәк аткан быел. Чистайның балалар китапханәсен берничә ел элек  элеккеге утарга күчергәннәр. Революциягә кадәр алпавыт утары булган ярты гектар җирдә элек шәфталулар (персик) һәм сакура үскән.

Китапханә хезмәткәрләре грант отып, бу бакчаны төзекләндергәннәр, яңа гомер бүләк иткәннәр. Аларга рәхмәт әйткәндәй, менә икенче  ел инде бөтен тирә-якны ямьләндереп Чистайда сакура ал чәчәк ата. Ләкин бу чәчәкләр бик кыска гомерле. Җил исеп китсә, яки яңгыр сибәләсә, хәзер коелырга гына торалар. Шуңа күрә дә инде сакураны гомернең бик тиз узу символы  иткәннәр японнар.  Ә шигърияттә  ул үтеп киткән яшьлек һәм мәхәббәтне  тасвирлый.
    Чистай ерак диючеләрне юатырга ашыгабыз. Сакура  Казанның 1000 еллыгы паркында да  үсә һәм  чәчәкләре белән сөендерә. Хәзер акрынлап  ялгыз гына битлек һәм  пирчәткәләр киеп  паркларга чыгарга рөхсәт бирелгәч,  чәчәкләре коелганчы  матурлыкны  мәңгеләштереп кала аласыз.
 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading