16+

Салават дип тормадылар: Татарстанның халык артисты тавыш бирде

Җәмәгать чараларында абруйлы шәхесләрне күрү - үзе бер күңелле. Андыйлар вакыйганың әһәмиятен күтәреп җибәрә. Игътибар да аларга юнәлә. Татарстанның халык артисты Салават - шундыйларның берсе.

Салават Фәтхетдинов килеп кергәч, Казанның 389нчы сайлау участогы бермә-бер җанланды. Ләкин, билгеле кеше, дип тормадылар, аны да ишек төбендә туктаттылар. Сайлау комиссиясе кызлары артистның температурасын үлчәде, температурасы тәртиптә булганлыгына сөенү йөзенә чыкты Салаватның. Аннан соң битлек һәм перчатка тәкъдим иттеләр. Салават ишектән кергәндә үк битлектән һәм перчаткадан иде, шунлыктан кабат битлек алмады. Кирәк кәгазьләрне дә паспортын күрсәткәч кенә бирделәр... - тәртип катгый.

Ахырда җырчының фикерләре белән кызыксындык.
- Мин сайлауларда һәрвакыт катнашам. Кешедә төрле фикер булырга мөмкин, тик кеше үз фикерен барыбер дә белдерергә тиеш, дип саныйм. Җәмәгать чараларыннан читтә калу дөрес әйбер түгел. Ватанпәрварләр булу кирәк,-диде Салават Фәтхетдинов.

- Илнең куәтле булуын телибез. Сез бу хакта нәрсә дип әйтерсез?
-Без күп милләтле илдә яшибез. Россиянең матурлыгы да әнә шул милләтләрдә һәм халыклар бердәмлегендә, - дип җавап кайтарды Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading