16+

Салават Фәтхетдинов: "Әлфия апа белән Илһам абыйдан 10-20 тапкыр түбән кешеләрне күтәреп йөртәбез"

23 октябрьдә М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестивальнең гала-концерты булачак. Быел ул легендар җырчының тууына 90 ел тулуга багышлана. 

Салават Фәтхетдинов: "Әлфия апа белән Илһам абыйдан 10-20 тапкыр түбән кешеләрне күтәреп йөртәбез"

23 октябрьдә М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестивальнең гала-концерты булачак. Быел ул легендар җырчының тууына 90 ел тулуга багышлана. 

Хәзерге вакытта фестиваль-конкурска гаризалар кабул итү бара. Әлеге чараны оештыручы, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова сөйләвенчә, конкурс ике турда үткәрелә: беренчесе - 22 марттан 5 июньгә кадәр, ә икенчесе - 9 сентябрьдә. Катнашучылар өч төркемдә көч сынаша: 13-17 яшь, 18-25 яшь һәм 26-35 яшьтәге башкаручылар. Алар Әлфия Авзалова репертуарындагы җырны башкарырга тиеш.

“Ике атна дәвамында 200дән артык гариза кабул иттек. Әлеге конкурс ике елга бер тапкыр үткәрелә, аның максаты – Әлфия Авзалованың иҗади мирасын саклау һәм үстерү. Ә девизын “Музыка – дөнья халыклары теле” дип атадык, чөнки әни - дөньяның 17 телендә җырлаган артист”, - ди Зөлфия ханым. Конкурсның бюджеты – 1 млн.сумга якын. 

2021 елда үткәрелгән бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 2 меңнән артык кеше катнашкан булган. Беренче елны Гран-прига Илнар Миранов, икенчесендә Алмас Хөсәинов лаек булган. 

Башкаручылар арасында талантлы җырчы Татьяна Ефремова да бар. “Конкурска әзерләнгәндә, Әлфия апаның иҗаты белән якыннан таныштым. Шуңа сөендем: Әлфия Авзалова концертларында үз репертуарына керәшен җырларын да керткән икән. Димәк, ул халыкара дуслыкны ныгыткан. Аның 17 телдә җырлавы да сокландыра. Бүген татар эстрадасында андый җырчылар юк. Әлфия апа – яшьләргә якты маяк, аның кебек булырга омтылырга кирәк”, - ди Татьяна.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, конкурсның жюри рәисе Салават Фәтхетдинов әлеге фестивальнең дәрәҗәсеннән канәгать булмавын әйтте. “Әгәр бүген рейтинг үткәрсәк, Әлфия апа белән Илһам абый иң түбән баскычта булачак. Бу татарларга хас күренеш, чөнки без тиз онытабыз, кызганыч. Яхшысын да, начарын да. Шуңа күрә бу фестивальнең рейтингын күтәрергә кирәк, башкаручылар анда эләгергә хыялланырга тиеш. Кызы Зөлфия тынгысыз булганга, Әлфия апа исеме әлегә телдә, ә менә Илһам абый бик тиз онытыла. Илһам абый әллә бар, әллә юк”, - ди җырчы.

Салават Фәтхетдинов Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль белән Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен берләштерергә тәкъдим итте. “Хатын-кыз белән ир-ат тавышын чагыштырырга кирәкми, чөнки алар икесе ике төрле юнәлеш. Икесен берләштереп, Әлфия Авзалова белән Илһам Шакирова исемендә шәп конкурс оештырырга кирәк. Хатын-кыз тавышы – Әлфия апа, ә ир-ат тавышы Илһам абый призына ия булсын. Ир-ат тавышы Әлфия Авзалова бүләгенә ия була алмый бит инде. Икесен бергә кушып эшли алсак та, Аллаһка шөкер булыр иде.

Бу очракта кемне гаепләргә? Әлфия апа белән Илһам абыйны түгел – анысы хак. Легендар артистларның рейтингын күтәрү турында уйларга кирәк. Мактанып утырырга урын тапмыйм, бу – зур булмаса да, әмма трагедия. Безнең халыкның ялкаулыгымы, мескенлегеме, хәерчелегеме бу? Әлфия апа белән Илһам абыйдан 10-20 тапкыр түбән кешеләрне күтәреп йөртәбез. Андый кешеләргә исеме түгел, җисеме кирәк, аларга бизнес булсын. Ә бу ике шәхес белән бизнес ясап булмый. Монда, киресенчә, үзеңнекен биреп эшләргә кирәк,” - ди Салават Фәтхетдинов.

Ике конкурсны берләштерү идеясен Зөлфия ханым да хуплады. “Әлфия белән Илһам – ул бер сүзтезмә. Кая гына барсаң да, Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров - ул бер сүз, диләр. Ә инде дәрәҗәне күтәрүгә килгәндә, без хәлдән килгәнчә тырышабыз”, - ди ул.

Шуны да әйтергә кирәк, быел Казанда Әлфия Авзалова исемендә фәнни-гамәли конференция узачак. Бу хакта ТР Рәисе каршындагы Мәдәнияте үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова хәбәр итте. “Әлфия апаның иҗатын өйрәнергә кирәк, чөнки ул әле өйрәнелмәгән. Әлфия апа белән Илһам абый – республикабызның гына түгел, дөньяның асыл ташлары. Без аларны һәрвакыт барларга тиеш. Моннан тыш, Әлфия апаның күргәзмәсен әзерлибез. Урынын соңрак хәбәр итәрбез”, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading