16+

Салават Фәтхетдиновка республиканың зур бүләге тапшырылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов югары нәтиҗәләргә ирешкән татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Салават Фәтхетдиновка республиканың зур бүләге тапшырылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов югары нәтиҗәләргә ирешкән татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантана Казан Кремлендә узды.  

Рөстәм Миңнеханов барысын да Россия көне белән котлады. «Бу көнне сезнең Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен алуыгыз зур әһәмияткә ия, - диде ул. – Икътисадтагы һәм социаль өлкәдәге үзгәрешләр, коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә өндәүләрне уңышлы җиңеп чыгу, илнең куәте ныгу иртәгәсе көнгә ышаныч һәм күңелләрдә горурлык тудыра, Россия Федерациясенең абруен тәэмин итә.   Россияне көчле төбәкләре – быел 100 еллыгын билгеләп үтүче Татарстан кебек төбәкләре көчле итә. Күп кенә буыннарның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, федераль үзәк һәм безнең илкүләм лидерыбыз – Владимир Владимирович Путин хуплавы белән, республика бүген Россиянең алдынгы һәм таяныч төбәкләренән берсе».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын уздырганда без уртак Җиңүгә үзләреннән өлеш керткәннәрнең барысына да тирән рәхмәт белдерәбез. Бүген (үлгәннән соң) III дәрәҗә Дан Ордены белән өлкән сержант, Бөек Ватан сугышында катнашучы - 106 аерым артиллерия батальоны механик-машина йөртүчесе, Минзәлә районында туган Гәрәев Локман Галим улы бүләкләнә. (Бүләкләү таныклыгы кызы - Нуруллина Нурсинә Локман кызына тапшырыла).

«Татарстан гражданнарның тормышын яхшыртуга, көчле Россия төзү курсыннан бара. Республикада яңа җитештерүләр ачыла, фән һәм мәгариф, мәдәният актив үсә, яңа социаль-мәдәни объектлар гамәлгә кертелә, сыйфатлы торак төзелә. Бүген бу залда без нефть сәнәгатенең, мәгарф һәм мәдәният өлкәсенең атаклы хезмәткәрләрен хөрмәтлибез. Бүләкләнүчеләр арасында Пивсаев Виктор Иванович - «Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы» мәгариф учреждениесе өлкән мастеры. Виктор Ивановичка «Россия Федерациясе һөнәри осталык буенча атакла мастер» исеме бирелде.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән Казан Гипронииавиапром генераль директоры Тихомиров Борис Иванович, шулай ук җырчы, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов та бүләкләнде.

«Без сезнең белән горурланабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга. – Барыгызны да олы бүләкләрегез белән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар телим».

Барысы 19 татарстанлы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләгенә лаек булды, дип яза ТР Президенты матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading